Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Бөек Җиңү көне белән котлавы

Хөрмәтле ветераннар! Кадерле райондашлар! Җиңү көне - мәңгелек бәйрәм. Ул барлык яшьтәге, һәммә милләт һәм дин вәкилләре өчен бертигез якын. Җитмеш ике ел буе безнең илебез өстендә дошман самолетлары очмый, җир миналардан ярылмый, һавада дары исе килми. Тынычта яшәү, балалар үстерү һәм тәрбияләү, яраткан эштә хезмәт итү бәхетен безгә Бөек...

Хөрмәтле ветераннар! Кадерле райондашлар!

Җиңү көне - мәңгелек бәйрәм. Ул барлык яшьтәге, һәммә милләт һәм дин вәкилләре өчен бертигез якын. Җитмеш ике ел буе безнең илебез өстендә дошман самолетлары очмый, җир миналардан ярылмый, һавада дары исе килми. Тынычта яшәү, балалар үстерү һәм тәрбияләү, яраткан эштә хезмәт итү бәхетен безгә Бөек Ватан сугышы елларында батырлык үрнәкләре күрсәткән һәм фидакарьләрчә хезмәт иткән кешеләр бүләк итте. Әлеге көчле рухлы кешеләр безнең өчен батырлык һәм каһарманлык үрнәге булып тора. Без сугыш кырларында һәлак булган һәр кеше, бүгенге Җиңү язына кадәр яши алмаганнар алдында башыбызны иябез. Сугыш елларында туган җиребездәге басу-кырларда, тылдагы завод-фабрикаларда көнне-төнгә ялгап эшләгән тыл ветераннарына зур рәхмәт. Без бала чаклары сугышлы һәм сагышлы булган, ачлык һәм ялангачлык белән үткән өлкән буын кешеләренә дә эчкерсез рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Киләчәк буыннар өчен сез бетмәс-төкәнмәс батырлык, сабырлык, ватанпәрвәрлек үрнәге булып торасыз.

9 май көнне районыбызның барлык авыл, бистәләрендә Җиңү көненә багышланган чаралар узачак, безнең геройлар хөрмәтенә бәйрәм салюты яңгыраячак. Әйдәгез, тагын бер кат ветераннар алдында баш иеп, туган җиребездәге бәхетле тормыш һәм тынычлык өчен рәхмәт белдерик. Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! Җиңү көне белән!

Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев