Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Рамил Гыйльманов - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Рамил Гыйльманов. Рамил үзенең туган көнен 22 нче июнь көнне билгеләп үтә. Йолдызнамә буенча ул Кысла йолдызлыгы вәкиле. Бу көнне эшчән, тәвәккәл һәм...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Рамил Гыйльманов.

Рамил үзенең туган көнен 22 нче июнь көнне билгеләп үтә. Йолдызнамә буенча ул Кысла йолдызлыгы вәкиле. Бу көнне эшчән, тәвәккәл һәм намуслы кешеләр дөньяга килә. Алар иҗат потенциалы, нык сәламәтлек һәм яхшы юмор хисле кешеләр булалар.

Бәйрәм - ул кечкенә генә бер тормыш. "Бәйрәм" сүзен ишетүгә күпләрнең йөзләрендә елмаю барлыкка килә. "Биектау FM"ның бүгенге йолдызы Рамил Гыйльманов үзенең күтәренке кәефе белән башкалар белән бүлешергә һәм әлеге уңай энергетиканы аларга бирергә тырыша. Ул бәйрәм чараларын, истәлекле даталарны алып баручы. Шулай ук буш вакытында табигатькә чыгарга, балыкка барырга ярата.

Сәламәтлек, оптимизм, идеяләренең тормышка ашуын, матур очрашулар һәм гаилә бәхете телибез.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев