Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Раил Хәсбиев: "Җир мәйданын киңәйтүнең үз тәртибе бар "

Җир һәм аның тирәсендәге вәзгыять соңгы елларда кискенләшә башлады. Бу - киң күләмдә алып барыла торган төзелеш эшләре белән бәйле. Шул уңайдан безнең корреспондент Биектау районы җир эшләре һәм милек мөнәсәбәте палатасы рәисе Раил Равилевич Хәсбеевка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте. - Җирне законсыз рәвештә үзләштерүчеләр өчен нинди административ җәзалар...

Җир һәм аның тирәсендәге вәзгыять соңгы елларда кискенләшә башлады. Бу - киң күләмдә алып барыла торган төзелеш эшләре белән бәйле. Шул уңайдан безнең корреспондент Биектау районы җир эшләре һәм милек мөнәсәбәте палатасы рәисе Раил Равилевич Хәсбеевка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
- Җирне законсыз рәвештә үзләштерүчеләр өчен нинди административ җәзалар күрелә?
- Административ хокук бозулар Кодексының 7.1 матдәсе нигезендә җир мәйданын законсыз яулап алган кешеләр җаваплылыкка тартыла. Әгәр кем дә булса сезнең җирегезне законсыз рәвештә тартып ала икән, кичекмәстән, гариза белән муниципаль күзәтү органына һәм безгә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
- Бу өлкәдә закон үтәлешен кем һәм ничек тикшерә?
- Җир турындагы законнарның үтәлешен муниципаль җир күзәтчелеге тәэмин итә. Закон үтәлеше, шулай ук, Росреестр идарәсе тарафыннан да тикшерелеп тора.
- Буш ятучы җирләр ничек ачыклана?
- Бүгенге көндә безнең районда җирләрне барлау, аларны исәпкә алу процессы бара. Әлеге эш барышында буш яткан җирләр дә ачыкланачак. Соңыннан мондый мәйданнарны җир кадастр исәбенә куябыз һәм аларның чикләрен билгелибез. Закон буенча тиешле процедураларны үткәргәннән соң аукцион аша сатабыз. Бу юнәлештә эш даими рәвештә алып барыла.
- Күршедә хуҗасыз җир мәйданы булган очракта кеше ул җир хисабына үз мәйданын киңәйтә аламы?
- Җир турында закон буенча җирне бүлеп бирү тәртибе бар. Әгәр сез үз мәйданыгызны киңәйтәсегез килә икән, күршедә озак еллар буш ята торган хуҗасыз җир мәйданы барлыгы ачыкланса, сез ул җир хисабына үзегезнекен киңәйтә аласыз. Мәсьәлән, сезнең 800 кв.м җир мәйданы бар иде, ди. Тагын 200 кв.м җир мәйданын кушар өчен җирнең кадастр бәясенең 15% өлешен түләп, рәсмиләштерергә була. Бу турыда төгәлрәк мәгълүматны муниципаль күзәтү органына мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев