Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Пенсия күләме артты

Кулланучылар бәяләре артуыннан чыгып, 2017 елның 1 февраленнән Биектау районында эшләмәүче 9600 пенсионерның иминият пенсиясе 5,4 процентка артачак. Иминият пенсиясенең индивидуаль пенсия коэффициенты (пенсия баллы) 78,28 сум тәшкил итәчәк. Чагыштыру өчен: 2017 елның 1 февраленә кадәр ул 4 сумга азрак булган - 74,27 сум. Иминият пенсиясе белән бергә аңа билгеләнгән...

Кулланучылар бәяләре артуыннан чыгып, 2017 елның 1 февраленнән Биектау районында эшләмәүче 9600 пенсионерның иминият пенсиясе 5,4 процентка артачак.
Иминият пенсиясенең индивидуаль пенсия коэффициенты (пенсия баллы) 78,28 сум тәшкил итәчәк. Чагыштыру өчен: 2017 елның 1 февраленә кадәр ул 4 сумга азрак булган - 74,27 сум. Иминият пенсиясе белән бергә аңа билгеләнгән түләү дә 5,4 процентка индексацияләнәчәк. Нәтиҗәдә ул 4805,11 сум тәшкил итәчәк.
Эшли торган пенсионерлар индексация кертелгән пенсияне эшләүдән туктагач ала башлаячак. Эшләүдән туктаган пенсионерларга түләү элеккечә кала, ягъни эштән чыгып, 3 ай үткәч түләнә башлый.
Мәсәлән, 2017 елның 1 гыйнварына эштән туктаган пенсионерларга ул 2017 елның 1 маеннан, гыйнвар, февраль, март айларын да кертеп, түләнә башлый. 2017 елның 1 февраленнән эштән туктаган пенсионерларга, февраль март, апрель айларын да кертеп, 1 июньнән түләнә башлый. Ә инде 2016 елның 1 октябреннән эштән туктаган персионерлар 2017 елның 1 февраленнән 2 индексацияне дә кертеп ала башлыйлар.
Пенсионер үзенең эштән китүе турында белешмәләрне, хезмәт кенәгәләрен Пенсия фондына китерергә кирәкми. Пенсия фонды бу очракта эш бирүчеләр Пенсия фондлары органнарына тапшырган мәгълүмат белән эш итә. Әгәр дә пенсионер 2017 елның гыйнварында эшеннән китә икән, эш бирүче февраль аенда бу хакта индивидуаль белешмә тапшыра. Ә март аенда пенсия фонды бу белешмәләрне һәр пенсионерның шәхси счетына тарата. Апрель аенда индексны исәпкә алып, пенсия түли башлау турында карар кабул итә. 2017 елның 1 маеннан пенсионер индексация исәпкә алынган пенсияне ала башлачак.
Росстат мәгълүматларына караганда, 2016 елда инфляция 5,4% тәшкил иткән. Шул ук күләмдә эшләмәүче пенсионерларга пенсия артачак. Шул ук вакытта аерым категория гражданнарга (андый лар 4400 кеше) ай саен бирелә торган акчалата түләү дә 5,4% артачак. Аерым гражданнарга ай саен бирелә торган социаль хезмәт наборы да 5,4% арта. 2017 елның 1 февраленнән мондый төр түләүнең тулы эквиваленты 1048,97 сум тәшкил итте. Анда дарулар белән тәэмин итү, медицина әйберләре алу, шифаханәләргә юллама, шәһәр яны тимер юл транспортында һәм шәһәрара транспортында бушлай йөрү һәм башка хезмәтләр керә.
2017 елның 1 апреленнән социаль пенсияне индексацияләү булачак. Ә август аенда эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев