Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Нәсимә Шәйхетдинова 90 нчы туган көнен билгеләп үтә

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Нәсимә Шәйхетдин кызы Шәйхетдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Ул Кече Рәс авылында туа, үсә. Ләкин 60 елдан артык гомерен Зур Битаман авылында уздырган. Гомере буе мичче булып хезмәт куйган. Юбилярны әлеге матур бәйрәме белән тәбрик итәргә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да...

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Нәсимә Шәйхетдин кызы Шәйхетдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Ул Кече Рәс авылында туа, үсә. Ләкин 60 елдан артык гомерен Зур Битаман авылында уздырган. Гомере буе мичче булып хезмәт куйган. Юбилярны әлеге матур бәйрәме белән тәбрик итәргә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килде. Ул юбилярга саулык-сәламәтлек, тыныч картлык, якыннарының кадер-хөрмәтендә озын-озак гомер кичерүен теләде. Рөстәм Галиуллович шулай ук юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм Биектау районы хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев