Укытучылар фикеренчә, бүгенге көндә балалар булачак һөнәрне үзләре сайларга тырышалар. "Әти-әни кая куша, кая кертә" дигән принцип юкка чыгып бара. Һөнәрне йөрәк кушканча сайлыйлар. Укытучы һөнәрен сайлаучылар да елдан-ел арта бара.
"Укытучы һөнәрен сайлап, югары уку йортларында диплом алганнан соң, безнең укучылар үзебезнең мәктәпкә укытырга кайталар. Мондый күренеш безне бигрәк тә шатландыра", - ди Биектау районының 1-нче урта мәктәбе директоры Елена Гыйлманова.
Быел да ике укучы укытучы һөнәрен сайларга тели. Алар югары уку йортына махсус юллама белән барачак һәм укып бетереп диплом алгач та районга кайтып эшләргә телиләр.
"Миңа укытучы һөнәре бик тә ошый. Мине үзебезнең укытучыларның фидакарьлеге сокландыра. Укыту процессы бик җиңелләрдән түгел, ә алар сабыр гына безне белем серләренә, тормыш серләренә төшенергә өйрәтәләр. Безнең мәктәп районда иң алдынгы мәктәпләрнең берсе. Мин дә үземнең туган мәктәбемдә эшләргә телим", - ди 11 сыйныф укучысы Ирина Стрекалова.
Күптән түгел районның мәктәп директорлары катнашында узган киңәшмәдә район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин балаларга акыллы киңәшләр һич артык түгел, дигән иде. Бүген сәнәгать тармагы эшче һөнәрләренә мохтаҗлык кичерә. Бүгенге эшче - ул югары интеллектуаль дәрәҗәдәге белгеч, чөнки эш урыны заман технологияләренә нигезләнеп булдырыла. Югары белем алырга кайчан да соң түгел. Теләгән кеше читтән торып та укуын дәвам итә ала. Шуңа күрә баланы алдан ук әзерләп, дөрес юнәлеш бирү укытучылар һәм әти-әниләр җилкәсенә төшә.
Нет комментариев