Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Һөнәр иясен тапса...

Видеостудиядә монтаж режиссеры. Мондый һөнәр колакка бик еш чалынмый. Әмма бик кирәкле, җаваплы һөнәр иясе ул. Кино,телевидение өлкәсендә бигрәк тә. Игътибар итәсездер, фильм, тапшыру караганнан соң аның ахырында авторлары, режиссерлары, монтажчылары турында мәгълүмат языла. Монтаж режиссеры төп геройлардан, автордан соң ук куела. Димәк, фильм, яисә тапшырулар эшләгәндә ул кешенең роле...

Видеостудиядә монтаж режиссеры. Мондый һөнәр колакка бик еш чалынмый. Әмма бик кирәкле, җаваплы һөнәр иясе ул. Кино,телевидение өлкәсендә бигрәк тә. Игътибар итәсездер, фильм, тапшыру караганнан соң аның ахырында авторлары, режиссерлары, монтажчылары турында мәгълүмат языла. Монтаж режиссеры төп геройлардан, автордан соң ук куела. Димәк, фильм, яисә тапшырулар эшләгәндә ул кешенең роле беренче планга чыга. Кинематография тарихына күз салсак, әлеге һөнәр XIX гасыр ахырында, иң беренче фильмнар барлыкка килгән вакытта ук үзен алыштыргысыз һөнәр буларак таныткан.
«Биектау ТВ» командасында да бар андый һөнәр иясе. Чын мәгънәсендә үз эшенең остасы - монтаж режиссеры Зөфәр Хәйретдинов.
Балачакның иң якты хәтирәсе - кино
Зөфәр 1973 елның 22 февралендә Биектау тимер юл станциясендә яшәүче Вилдан һәм Диләрә Хәйретдиновлар гаиләсендә туа. Аның Алмаз исемле абыйсы да була. Зөфәр Биектауның 1-нче санлы мәктәбендә белем ала. Мәктәп елларында ук аңа кино "җене" кагылган була. Кинотеатр да аларның өеннән ерак булмый. Ул җае чыккан саен кинотеатрга чаба, клубка килгән барлык киноларны карап бара. Зөфәрнең әнисе ул елларда кинотеатрда методист булып эшли. Диләрә Хәйретдинова авылларга фильмнар тарата. Зөфәр мондый мөмкинлектән бик оста файдалана.
6-нчы сыйныфта укыганда ул киномеханикка фильмнарны тамашачыларга күрсәтергә ярдәм итә башлый. Кечкенә генә будкадан ап-ак экранга күчкән яктылык үзе бер могҗиза булып экранда гәүдәләнә башлый. Тасмалары өзелеп интектерә. Аларны ялгау өчен күпмедер вакыт таләп ителә. Ә залда тамашачының төрлесе була. Кайберләре түземсезлек белән кычкыра башлый. "Сапожник", имеш. Зөфәр тасмаларны тиз генә ялгарга булыша. Шулай итеп, ул булачак һөнәре серләренә төшенә башлый. Үтә дә җитез, кулы тасма эшенә ятып тора торган яшүсмерне 8-нче сыйныфта укыганда киномеханик ярдәмчесе итеп эшкә дә алалар. Киномеханик һөнәренең дә аерым категорияләре бар иде. 1 категория үз эшенең чын осталарына гына бирелә. 3 ел эчендә Зөфәр 1 категорияле киномеханик дәрәҗәсенә күтәрелә.
Билгеле халык мәкален бу очракта болай дип тә үзгәртеп булыр иде: "Мәхәббәтең кинога төшсә, кинотеатрдан чыкмассың".
Зөфәр Хәйретдинов урта мәктәпне тәмамлагач та Ленинградка, кино институтына юл тота. 1918 елда оешкан әлеге уку йорты бүгенге көндә Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институты дип атала. "Әти-әнидән, туган җирдән аерылып чит шәһәргә укырга китү бик җиңелләрдән булмады, - дип искә ала Зөфәр. - Чит шәһәр, чит кешеләр. Әмма ул вакытта кеше бер-берсенә иңен куеп, күмәк рух белән яши иде. Бәлки шул рух ярдәм иткәндер әле безгә".
1990 елда Зөфәр Ленинград дәүләт кино һәм телевидение институтының электротехник факультеты "аудио-видеотехника инженеры" белгечлеге буенча белем ала башлый. Читтән торып 6 ел укый. Бу еллар эчендә ул шәһәрне үз итеп өлгерә. Нева ярына утырган шәһәрнең үз менталитеты бар. Аны дөньяның бер генә шәһәре белән чагыштырып булмый. Анда югары культурага ия кешеләр яши. Зөфәр елына бер тапкыр сессиягә килә. Ә калган вакытта туган җирендә, кинотеатрда эшли.
Ул елларда халык кинотеатрларга бик яратып йөри иде. Кешенең самимилеге кино залларында бигрәк тә нык сизелде. Фильм геройлары өчен борчылып елаучылар, алар белән бергә шатланып, көлеп утыручылар өчен эшләве дә күңелле иде. Болар турында Зөфәр бүген искә алып сөйли. Киномеханик ул чорда иң популяр һөнәр ияләренең берсе иде. Аннан башка кино техникасын белүче кеше бик сирәк. Киномеханик киноның техник яктан сыйфаты өчен дә җаваплы кеше. Аппаратларның көйле, җайлы булуы өчен иң беренче чиратта җавап бирергә кирәк. Шулай булмаса, кино иң мавыктыргыч җирендә генә ул туктап та калырга мөмкин. Ул очракта залда шау-гөр кубасын көт тә тор.
Телевидение яңа офыклар ачты
1995 елда Зөфәр Хәйретдинов "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясендә эшли башлый. Соңыннан компание ике өлешкә бүленә: "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе һәм "Татарстан - Яңа гасыр" компаниясе.
2002 елда дәүләт телерадиокомпаниясенең "Хөррият" студиясенә эшкә күчә. Ул анда монтаж режиссеры буларак бик күп тапшырулар эшли. Соңыннан "Татарстан - Яңа гасыр" компаниясенә килә. Анда әдәби фильмнар өстендә дә эшли. "Ак чәчәкләр", "Бичаракай" фильмнарын Зөфәр Хәйретдинов монтажлый. 2016 елның сентябреннән Зөфәр яңадан үзенең туган җире Биектауга әйләнеп кайта. Бу юлы ул «Биектау ТВ» компаниесенә эшкә килә.
Зөфәр телевидениедә эшли башлаган елларда телевидение хезмәткәрләре узган гасыр техникасында бик күп җәфалар чигеп кенә телевидение материалларын бер видеомагнитофоннан икенчесен күчереп тамашачыларга җиткерәләр иде. Андый техникада эшләп, сыйфатлы видеоязмалар чыгару - ул үзе зур батырлык. Бүген инде андый чаклар артта калды, эшләр җиңеләйде. Барлык процесслар да компьютерда махсус программалар нигезендә башкарыла.
Шулай да, кем соң ул монтаж режиссеры?
Монтаж режиссеры - ул конструктор, чәчелеп яткан бик күп материалдан эчтәлеге, формасы ягыннан камил булган бербөтен иҗади әсәр тудыручы. Материалны төшерү процессында бик күп "кара", төп игътибарны читкә юнәлтә торган кадрлар, тавышлар керә. Аларның барысыннан да арыну, кирәклесен генә сайлап, кеше яратып карый торган камил продукт чыгару өчен үзенә бер талант кирәк.
"Бу һөнәри осталык сорый торган бик авыр хезмәт, - ди Зөфәр. - Логик эзлеклелекне, кадрлар эзлеклелеген саклап, музыканы, кадрдагы табигый тавышларны кушып күңелгә ятышлы әсәр тудырасың. Чын мәгънәсендә, иҗади эш".
Телевидение - тулы бер команда эше. Аерым бер кеше генә анда нинди дә булса продукт ясый алмый. Анда оператор, автор-журналист, монтажер, режиссер бердәм булып, бер максатка эшләгәндә генә иҗади әсәр тудырып була. Әгәр шул чылбырның кайсы да булса бер өлешендә өзеклек килеп чыга икән, материал да сыйфатсыз, мәгънәсез булырга мөмкин.
Монтажлагыз һәм карагыз!
Безнең районда төрле халык яши. Алар милләте, конфессиясе, яше, социаль халәте һәм башкалар белән аерылып тора. Аларның һәрберсенең үз таләбе, үз мәнфәгате. Һәрберсенә барытик аны гына кызыксындырган товарны бирәсе килә. Телевидение дә җәмгыятьнең халыкка рухи азык бирә торган иң әһәмиятле структурасы. Бүгенге яшьләр кыска хәбәрләрне көтә, аларга клип формасындагы яңалыклар да җитеп ашкан. Урта яшьтәгеләрнең үз таләпләре. Аларга чынбарлык ничек бар, шулай сурәтләнергә тиеш. Өлкәннәргә алар кабул итәрдәй салмаграк ритм кирәк. Зөфәр Хәйретдинов тапшыруларны эшләгәндә аларны һәр категория мәнфәгатьләрен искә алып, үзе өстендә зур җаваплылык тоеп башкара. Үзенең кендек каны тамган туган җиренең холкын, аның гореф-гадәтләрен, халкының менталитетын, рухи таләпләрен Зөфәр Хәйретдинов бик оста тоемлый. Кеше сөйләшкәндә аерым сүзләрдән җөмләләр төзегән кебек, ул да район халкын гәүдәләндергән кадрлардан, образлардан, аерым күренешләрдән, сүзләрдән һәркем күңеленә ятардай матур җөмләләр - видеоязмалар төзи. Иманыбыз камил, ул язмалар киләчәктә дә туган районның шөһрәтен тагын да югары күтәрер, аны тагын да данлар әле.
P.S. Бүген 22 февраль Зөфәр Хәйретдинов үзенең туган көнен билгеләп үтә. Котлыйбыз!
Эльвира Мостафина - «Биектау» медиахолдингы директоры:
Зөфәр - югары класслы белгеч. Без моны һич икеләнмичә әйтә алабыз. Ул безгә республикакүләм каналларда зур тәҗрибә туплап килде. Без беләбез, Зөфәр республика каналларында иң оста монтажчыларның берсе иде. Үзенең теоретик һәм гамәли белемен ул бик күп шәкертләре белән уртаклашты. Бүген әйдәп баручы Татарстан телеканалларында аның шәкертләре эшли. Зөфәр Биектауда туып үскән егет. Аны белгән кеше аңа бик зур игътирам белән карый. Безнең коллективта да ул иң хөрмәтле коллегаларның берсе. «Биектау ТВ» командасы Зөфәрдән уңды. Без аңа бик тә рәхмәтле. Ул безнең "алтын баганабыз". Зөфәр безнең коллективка бик тыйнак һәм гади генә килеп керде. Бу яктан ул бик күпләргә үрнәк булып тора. Бүгенге көндә Зөфәрдән башка үзебезнең эшчәнлекне күз алдына да китереп булмый. Ходай аны юкка гына Ватанны саклаучылар көне алдыннан дөньяга китермәгәндер. Үҗәт тә, инсафлы да, әдәпле дә, кирәгенчә генә шаян да ул. Аңа иминлек, бәхет, сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез.
Илназ Сафиуллин - техник директор:
Зөфәр - олы йөрәкле кеше. Ул миһербанлы, шәфкатьле, яхшы күңелле, юморны аңлый белә торган һәм үзе дә шаян сүзле кеше. Сине туган көнең белән чын күңелдән тәбрик итәм. Иң мөһиме, сәламәтлек, гаилә бәхете телим.
Ләйлә Миннемуллина - офис-менеджер:
Зөфәр, туган көнең мөбарәк булсын! Барлык якты хыялларың, алдыңа куйган максатларың тормышка ашсын. Гомер сиңа барытик якты көннәр генә бүләк итсен!
Владимир Миронов - шофер:
Зөфәр, син үз һөнәрең буенча бик зур белгеч, талант иясе. Кешеләргә мөгамәләң яхшы. Кем белән генә аралашма, олысы-кечесе белән, син бик итагатьле аралашасың. Син безгә үрнәк. Хезмәтеңдә сабырлык, иҗади уңышлар, сәламәтлек телим.
Роза Ибраһимова - баш мөхәрир:
Коллегаларым белән мин дә килешәм: Зөфәр үз эшенең остасы. Ул саф күңелле, гадел, эчкерсез кеше. Аның белән аралашудан без үзебезгә зур канәгатьләнү алабыз. Туган көнеңдә сиңа иң матур теләкләр генә юллыйбыз. Армый-талмый куйган максатларыңа табан бар, бәхетле озын гомер насыйп булсын сиңа! Туганнарың һәм якыннарың янәшәсендә тыныч, матур гомер кичерсәң иде!
Фәнил Мөхәрләмов - оператор:
Мин синең кебек бай тәҗрибәсе булган кеше янәшәсендә эшләвем белән бик тә бәхетле. Алга таба да бергә эшләргә, иҗат итәргә язсын. Безнең район телевидениесен тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрүдә сиңа иҗат уңышлары телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев