Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Наталия Мелентьева - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Наталия Мелентьева. "Биектау FM" йолдызы тапшыруының бүгенге бүгенге каһарманы Наталия Мелентьева үзеңнең вөҗданың белән яхшы мөнәсәбәттә булырга киңәш итә. "Мин беркемгә дә үземнең...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Наталия Мелентьева.

"Биектау FM" йолдызы тапшыруының бүгенге бүгенге каһарманы Наталия Мелентьева үзеңнең вөҗданың белән яхшы мөнәсәбәттә булырга киңәш итә. "Мин беркемгә дә үземнең яхшы булуымны дәлилләмәчәкмен. Миңа минем начар ублуымны дәлилләп карасыннар", - дип яза ул үзенең "Вконтакте"дагы битендә. "Һәрбер көнең шатлык алып килсенгә һәм ниндидер бер мәгънә белән тулылансын дисәгез, йөрәгегез кушканны тыңлагыз, җаваплылык булуын онытмагыз һәм килеп туарга мөмкин нәтиҗәләрне уйлагыз", - дип язган язучы Игорь Мелькин. Калганнарның теләкләренә туры килергә теләү -кешенең индивидуальлеген югалта. Бөтен кеше өчен дә яхшы булып бетә алмыйсың. Акыл иясе Зиппо Майран бу җәһәттән болай дигән: "Беркайчан да, беркемгә дә берни дә аңлатма. Кем сине тыңларга теләми, ул сине ишетмәячәк тә, ышанмаячак та. Ә кем дә кем тыңлый һәм аңлый аңлатуларга мохтаҗ түгел".

Натальяга кайгыларның читләтеп үтүен, беркайчан да кулларын салындырмавын һәм тагын да күбрәк яңалыкларга ачык булуын телибез.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев