Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мөселман дөньясы Ураза гаетен каршыларга әзерләнә

Мөселманнарның ике зур бәйрәме бар. Беренчесе - Рамазан аеннан соң билгеләп үтелә торган Гайдел-фитр, ягъни Ураза бәйрәме. Икенчесе - Зөлхиҗҗә аенда уздырыла торган Гайдел-әдха, ягъни Корбан бәйрәме. Әлеге бәйрәмнәр бөтен Ислам дөньясында ел саен зурлап билгеләп үтелә. Мөэмин-мөселманнар Рамазан аенда ураза тотты, ай дәвамында сәхәргә торды, калебләрен Аллаһы Тәгаләгә юнәлтеп,...

Мөселманнарның ике зур бәйрәме бар. Беренчесе - Рамазан аеннан соң билгеләп үтелә торган Гайдел-фитр, ягъни Ураза бәйрәме. Икенчесе - Зөлхиҗҗә аенда уздырыла торган Гайдел-әдха, ягъни Корбан бәйрәме. Әлеге бәйрәмнәр бөтен Ислам дөньясында ел саен зурлап билгеләп үтелә.

Мөэмин-мөселманнар Рамазан аенда ураза тотты, ай дәвамында сәхәргә торды, калебләрен Аллаһы Тәгаләгә юнәлтеп, гафу итүен сорап, Аңа ялварды, тәүбә итте, дога һәм намаз укыды. Кулларын, аякларын, телләрен, күзләрен һәм колакларын динебезгә хәрам булган нәрсәләрдән тыярга, аяклары начар юлдан йөрмәскә, куллар җәбер-золым кылмаска, күзләр әшәкелекне күрмәскә, колаклар әхлаксыз сүзләрне тыңламаска, телләр гайбәт сөйләмәскә тырышты. Шул рәвешле алар Аллаһыга кол булу имтиханын үтте.

Быел Ураза гаете 25 июньгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак. Биектау районында бәйрәм вәгазе 03:30 сәгатьтә укыла башлый, 04:00 сәгатьтә - бәйрәм намазы, ә 04:05 сәгатьтә - хөтбә.

Гает көннәрендә кардәшлек-туганлык хисләре иң югары ноктага җитә. Туган-тумача бер-берсенә кунакка йөри, балалар ата-аналары янына барып хәлләрен белешә, аларга кадер-хөрмәт күрсәтә. Гает намазыннан соң авыруларның хәлен белешү, мәрхүмнәрне хәер-догалар белән искә алу да саваплы эшләрдән санала.

Гает - бәйрәм, иман ияләренең дөньядагы шатлык вә сөенеч көннәре. Аллаһыга камил итагатькә, Аллаһы Тәгалә вәгъдә кылган изге гамәлләрнең савабына сөенеч. Шул ук вакытта гает Аллаһыны искә төшерү, Аның бәндәләренә булган нигъмәтләрен күрсәтү, Аңа хәмед-мактау әйтү, барлык нигъмәтләр өчен шөкер итү көне. Бу көннәрдә мөселманнар тормыш мәшәкатьләрен онытып торырга, күңелләре белән Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Шулай ук 25 июнь көнне балалар өчен "Ураза гаете бәйрәме" уздырылачак. Бәйрәм сәгать 10.00 башлана һәм 12 сәгатькә кадәр дәвам итә. Сезне татар халкының милли ашлары (пылау, татлы ризыклар белән кайнар чәй, туңдырма, балалар яратып ашый торган шикәрле мамык), балаларны күңелле уеннарга җәлеп итүче артистлар, әкият геройлары көтә. Шунда ук кулга кына белән рәсем төшерү, яулык бәйләргә өйрәтү, тасмалардан чәчәк ясау, ризыкларны бизәү бенча осталык дәресләре алырга мөмкин. Әлбәттә, балалар өчен күңелле аттракционнар эшли. 12.20 минуттан 13.00: сәгатькә кадәр уеннар, Коръән уку оештырыла. 13.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр - фәнни шоу.
Бәйрәм Биектау авылы, Җиңү паркында оештырыла.

Ураза бәйрәме мөбарәк булсын, мөселман кардәшләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев