Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәпкә җыенырга булыш!

Озакламый мәктәпкә барасы балаларга ярдәм күрсәтү максаты белән ел да уздырыла торган "Мәктәпкә җыенырга булыш" хәйрия акциясе башлана. Быел республикада беренче сыйныф укучылары 37211 булачак. Безнең районда 2012 нче елда 1 нче сыйныфка 375 бала бара, шуларның 67се социаль ярдәмгә мохтаҗ. Әлеге акция кысаларында балаларга мәктәп сумкалары һәм канцелярия товарлары...

Озакламый мәктәпкә барасы балаларга ярдәм күрсәтү максаты белән ел да уздырыла торган "Мәктәпкә җыенырга булыш" хәйрия акциясе башлана.
Быел республикада беренче сыйныф укучылары 37211 булачак. Безнең районда 2012 нче елда 1 нче сыйныфка 375 бала бара, шуларның 67се социаль ярдәмгә мохтаҗ. Әлеге акция кысаларында балаларга мәктәп сумкалары һәм канцелярия товарлары алу өчен акча җыю башлана. "Бердәм Россия" фракциясенең барлык дәрәҗә-дәге депутатларын, партия яклылар һәм аның әгъзаларының акциядә актив катнашуларын сорыйбыз. 1 нче сентябрьне уртак тырышлык белән һәр бала өчен дә онытылмаслык көн итә алырбыз, рәхмәт йөзеннән алар безгә самими елмаюларын бүләк итәрләр һәм балаларча ихлас куануларын белдерерләр. Быел бер генә бала да игътибар үзәгеннән читтә калмасын иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев