Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәп сумкалары тапшырылды

Биектау районы мәктәпләренә беренче сыйныфка барачак балалар үзләренең беренче мәктәп сумкаларын алдылар. Агымдагы атнаның чәршәмбесендә Җиңү Паркында "Мәктәпкә җыенырга булыш" хәйрия акциясе барышында бәйрәм оештырылды. Анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова катнашты. Алар, балаларны котлап, изге теләкләрен белдерделәр. "Газпром...

Биектау районы мәктәпләренә беренче сыйныфка барачак балалар үзләренең беренче мәктәп сумкаларын алдылар.
Агымдагы атнаның чәршәмбесендә Җиңү Паркында "Мәктәпкә җыенырга булыш" хәйрия акциясе барышында бәйрәм оештырылды. Анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова катнашты. Алар, балаларны котлап, изге теләкләрен белдерделәр.
"Газпром трансгаз Казань" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Рәфкать Кантюков исеменнән аның киңәшчесе Гүзәлия Минкина беренче сыйныфка барасы 117 балага уку әсбаплары салынган сумкалар, ә 2-11 нче сыйныфларда белем алучы, социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче 30 укучыга канцелярия кирәк-яраклары салынган папкалар алып килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев