Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Мини-футбол

Күптән түгел мини-футбол буенча "Биектау" спорт комплексында Советлар Союзы Герое Н.Д.Липатов истәлегенә багышланган ярышлар узды. Спорт бәйрәмен оештыручы - РОСТО (ДОСААФ) Иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең Биектау бүлеге. Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафис Газизов ярышны ачканда яшь футболчыларның үзләренә дә, тамашачыларга да күтәренке кәеф бүләк итәрлек матур уен күрсәтүләрен теләде....

Күптән түгел мини-футбол буенча "Биектау" спорт комплексында Советлар Союзы Герое Н.Д.Липатов истәлегенә багышланган ярышлар узды.
Спорт бәйрәмен оештыручы - РОСТО (ДОСААФ) Иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең Биектау бүлеге. Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафис Газизов ярышны ачканда яшь футболчыларның үзләренә дә, тамашачыларга да күтәренке кәеф бүләк итәрлек матур уен күрсәтүләрен теләде.
Биектауның 1 нче һәм 2 нче, Чыпчык, Бөреле урта мәктәпләренең 4-5 сыйныф укучылары матчка алдан ук әзерләнделәр. Аның җиңүчесе - 2 нче Биектау урта мәктәбенең яшь спортчылары. Аларга Кубок, шулай ук алтын медальләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Икенче урында - Бөреле, өченчедә - Чыпчык мәктәбе командасы. Дүртенче урынга 1 нче Биектау урта мәктәбе чыкты.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев