Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Минакдас Шәрәпов: «Безнең төп максат - район халкына яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру»

Район халкына яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру район прокуратурасы өчен генә түгел, барлык авыл җирлекләре башлыклары эшчәнлегенең дә төп юнәлеше булып тора. Торак пунктларын төзекләндерү турындагы законның үтәлешенә, аңа күзәтчелек итү мәсьәләләренә багышланган район киңәшмәсендә Биектау районы прокуроры Минакдас Шарапов әнә шулай дип белдерде. Киңәшмә 3 мартта район хакимияте бинасында...

Район халкына яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру район прокуратурасы өчен генә түгел, барлык авыл җирлекләре башлыклары эшчәнлегенең дә төп юнәлеше булып тора. Торак пунктларын төзекләндерү турындагы законның үтәлешенә, аңа күзәтчелек итү мәсьәләләренә багышланган район киңәшмәсендә Биектау районы прокуроры Минакдас Шарапов әнә шулай дип белдерде. Киңәшмә 3 мартта район хакимияте бинасында узды.
Прокурор билгеләп үткәнчә, район җитәкчелеге тарафыннан халыкка уңайлы мохит тудыруга, экологик шартларны яхшыртуга зур игътибар бирелә. 2015 ел - Татарстан президенты Указы белән парклар һәм бакчалар елы итеп игълан ителгән иде. Шул уңайдан район үзәге танымаслык булып үзгәрде. Узган елда бу юнәлештә зур эш башкарылды. Яр буе һәм саклау зоналары билгеләнде, саклау зоналарын торгызу буенча чаралар күрелә. Быел без бу юнәлештә эшне дәвам иттерәчәкбез", - диде ул.
"Әмма кышкы чорда эшләр бермә-бер арта. Район халкыннан урамнарның кардан чистартылмавы турында бик күп шикаятьләр килә. Юлларда, кеше йөри торган сукмакларда, күпфатирлы өйләр араларында, тукталышларда үтеп булмаслык кар өемнәре ята. Коммуналь хезмәт күрсәтүче предприятиеләргә бу юнәлештә эшне оештыру буенча күп көч куярга кирәк әле", - дип билгеләп үтте район прокуроры.
"Массакүләм мәгълүмат чаралары күзәтүеннән күренгәнчә, районда кышкы чорда кешеләрнең имгәнү очраклары да бермә-бер арта. Травмотология бүлекләренә төрле характердагы тән җәрәхәтләре алган кешеләр еш килә. Мондый күренешләр авыл җирлекләре башлыкларының төзекләндерү буенча үз вазифаларын, закон кушкан таләпләрне җиренә җиткереп башкармавы аркасында килеп чыга. Торак пунктларында кар вакытында чистартылмый, җәяүлеләр сукмакларында бозлавыклар хасил була, машиналар йөри торган юл кырыйлары кар белән күмелә, шул сәбәпле юллар тарая. Өстәвенә, җәяүлеләр дә машина юлыннан барырга мәҗбүр була. Торак йортлар һәм административ биналарның түбәләре кардан чистартылмый, алардан кешеләр өчен аеруча куркыныч булган боз сөңгеләре асылынып тора.
Киңәшмәдә район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да катнашкан иде. Ул да урамнарны кар өемнәре белән тутырган авыл җирекләре башлыкларын тәнкыйть утына тотты. Рөстәм Гәлиуллович моннан 40 елга якын элек булган вакыйганы искә төшереп үтте. 1978 елда кар чистарту буенча махсус техника юклыгын сәбәп итеп, кар көртләренә күмелеп утырмадылар, кул астындагы һәм күзгә күренгән барлык авыр техника кар чистарту эшенә җигелде. Әле дә хәтердә, урамнарны хәрби танк училищесы танклары ярдәмендә кардан читарттылар. Халык белән бергәләп, коммуналь хезмәт күрсәтү предприятиеләре ярдәме белән кыенлыклардан чыгу юлын табып була. Моның өчен барытик теләк һәм беләк кенә кирәк, диде район башлыгы.
2016 елның декабрендә район прокуратурасы тарафыннан барлык авыл җирлекләре башлыкларының кулларына язма кисәтү тапшырылган иде. Анда кышкы чорда торак пунктларында төзекләндерү буенча Федераль закон таләпләренең һәм кагыйдәләренең кичекмәстән үтәлергә тиешлеге билгеләнде.
Минакдас Шарапов билгеләп үткәнчә, Биектау, Красносельское, Чернышевское, Усад, Иске Казан, Мүлмә авыл җирлекләрендә уздырылган кабат тикшерүләр әлеге авыл урамнарының карга күмелеп утыруын күрсәтте. Хәтта үзәк урамнарда да үтеп була алмаслык кар көртләре ята. Муниципаль административ бина түбәләреннән боз сөңгеләре салынып төшкән. Фаҗига көн саен булмаска мөмкин, әмма бер фаҗига безнең барлык эшне чүпкә чыгарачак.
Район прокуратурасы югарыда күрсәтеп үтелгән авыл җирлекләре башлыкларына җитешсезлекләрне тиз арада бетерергә кушып тагын бер кат кисәтү ясады.
Прокурор игътибарны балалар өчен ясалган спорт һәм уен мәйданчыкларына да юнәлтте. Кышкы чорда мондый төр мәйданчыклардан аеруча куркыныч яный. Ишек алларында кешеләр үзләре ясаган боз таулары, елгаларда шугалаклар пәйда була. Таулар, күп очракта машина юлларына килеп төшә. Чана шуучы балаларга машина астына эләгү куркынычы яный.
Минакдас Шарапов районда булган коточкыч вакыйганы киңәшмәдә катнашучыларның кабат исләренә төшереп узды. Моннан ике элек, 2015 елның 28 февралендә, Мүлмә авылында исерек хәлдә машина йөртүче бер шофер машина юлына килеп төшә торган таудан чана шуучы баланы таптата. Бала шунда ук һәлак була. Шуңа да карамастан, безнең авыл җирлекләре башлыклары тиешле нәтиҗә ясамадылар, диде район прокуроры.
Агымдагы елның гыйнвар-февраль айлдарында үткәрелгән тикшерүләр вакытында мондый аяныч хәлләргә китерергә мөмкин булган очраклар тагын да бар икәнлеге ачыкланды. Биектау авылының Юбилейная урамы 7-нче йорты буеннан машина юлы үтә. Юлның таулы урыннары да бар. Шундый урыннарда җирле халык, яшьләр һәм балалар чанада, чаңгыда шуалар. Бәла аяк астында. Әлеге куркыныч күренешкә чик куяр өчен бәла килүен көтәргә түгелдер бит инде!
Тикшерү нәтиҗәсендә авылның башкарма комитеты башлыгына катгый кисәтү ясалды.
Прокуратура башлангычы белән районда халык күпләп йөри, ял итә торган урыннарны, бигрәк тә тиешенчә, законча оештырылмаган, ясалма тау-шугалакларны, балалар уйный торган мәйданчыкларны тикшерү комиссиясе төзелде. Бүгенге көндә комиссия тарафыннан тикшерүләр уздырылды, кимчелекләр бетерелде.
Район прокуроры экология мәсьәләләренә аерым тукталды. Узган ел район территориясендә 8 ясалма чүп түгү урыны барлыгы ачыкланган. Шул сәбәпле прокуратура тарафыннан судка 8 дәгъва җибәрелгән. Нәтиҗәдә әлеге ясалма чүп урыннары экологик таләпләргә туры килерлек дәрәҗәдә чистартылган.
«116 юл-маркет», «Сәфәр», «АЗК «Магистраль», «Лукойл-Уралнефтепродукт», «Березка», «С-АКТИВ», «Татнефть АЗС Үзәк» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләргә һәм шәхси эшмәкәр Р.Р. Гәләвиевкә, халыкка юл сервисы буенча хезмәт күрсәткәндә юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен таләп итеп, катгый кисәтүләр ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев