Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Мандарин» бию студиясе Регионара конкурс-фестивальдә ике тапкыр 2 нче дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды (+ФОТО)

22-23 апрель көннәрендә Ак Барс яшьләр үзәгендә "Ритмы весны" дип исемләнгән балалар һәм үсмерләр иҗатының Регионара фестиваль-конкурсы узды. "Мандарин" коллективы әлеге конкурста ике бию белән чыгыш ясады һәм һәр ике номинация: «Эстрада биюе» һәм "Стильләштерелгән халык биюе" номинацияләрендә 2 дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды. Ә "Девчата" дип исемләнгән бию белән...

22-23 апрель көннәрендә Ак Барс яшьләр үзәгендә "Ритмы весны" дип исемләнгән балалар һәм үсмерләр иҗатының Регионара фестиваль-конкурсы узды. "Мандарин" коллективы әлеге конкурста ике бию белән чыгыш ясады һәм һәр ике номинация: «Эстрада биюе» һәм "Стильләштерелгән халык биюе" номинацияләрендә 2 дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды.

Ә "Девчата" дип исемләнгән бию белән коллектив конкурсның гала-концертына эләкте.

Коллективның җитәкчесе Екатерина Холина сүзләренә караганда алда коллективны тагын да зуррак эшләр көтә. Алар арасында коллективның отчет концерты, 9 Майга әзерлек, Азалия Шиһабиевага багышланган хәйрия чарасы, Мәскәү һәм Анапага конкурсларга бару.

Яшь биючеләребезгә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев