Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ӨЛКӘННӘРНЕҢ ТӘНКЫЙТЕ ҺӘРЧАК УРЫНЛЫ ҺӘМ ФАЙДАЛЫ

Өлкәннәр көне - кешедәге зирәклек, камиллек, күңел юмартлыгы бәйрәме. Өлкән буын - нык гаиләнең генә түгел, ә бәлки чәчәк атучы, заман белән бергә алга баручы цивилизацияле җәмгыятьнең дә терәге. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халык белән эшләп, без күптәннән инде өлкәннәрне кызыксындырган сорауларның башка кешеләрнекеннән аерылып торуына игътибар иттек: алар каршылыклы...

Өлкәннәр көне - кешедәге зирәклек, камиллек, күңел юмартлыгы бәйрәме.
Өлкән буын - нык гаиләнең генә түгел, ә бәлки чәчәк атучы, заман белән бергә алга баручы цивилизацияле җәмгыятьнең дә терәге.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халык белән эшләп, без күптәннән инде өлкәннәрне кызыксындырган сорауларның башка кешеләрнекеннән аерылып торуына игътибар иттек: алар каршылыклы хәлне тасвирлап кына калмыйлар, ә бәлки аңа гадел бәя бирәләр, шуңа охшаш хәлләр турында язалар һәм башкаларны шушындый очракларга юлыгудан саклап калырга тырышуларын аермачык белдерәләр. Олы тормыш юлы узып, газаплы репрессияләрне, героик сугыш елларын, сугыштан соңгы авыр чорны, "җепшетеп җибәрүләр"не кичергән, бишьеллыклар белән социализм һәм коммунизм төзегән, төрле-төрле чиратларда торган, балалар үстергән, кечкенә генә пенсияләренә оныкларына ярдәм итеп яшәүче кешеләр яхшылыкка һәм гаделлеккә ышанычларын югалтмаганнар һәм, эшчәнлекләре буенча сыйфатлы товарлары, хезмәтләре һәм кулланучылар базарындагы эш күрсәткечләре белән башкаларның тормышын ямьләндерергә тиешле кешеләрнең битараф мөнәсәбәтенә карамастан, бөтен нәрсәдә дө-реслек өчен көрәшәләр. Эшмәкәрләр, һәркайсының өлкән яшьтәге туган-тумачалары һәм якыннары булуы һәм яшьлекләренең мәңге дәвам итмәячәге турында онытып, җиңел табыш артыннан куып, кайвакыт үз вазифаларын үтәмиләр, гади генә итеп әйткәндә, ачыктан-ачык алдыйлар һәм моннан еш кына тиз ышанучан, беркатлы һәм намуслы өлкәннәр зыян күрә. Аларга нинди генә чүп-чар товар тәкъдим итмиләр! Могҗиза ясарга сәләтле дарулар һәм препаратлар дисеңме, бөтен авыруны берьюлы дәвалый торган аппаратлар дисеңме! Аларны сатучылар, өй саен, квартира саен йөреп, башта өлкәннәрнең күңелен яулыйлар, аннары, кесәләрен такырайтып, ялган товарларын калдырып, юкка чыгалар. Тиенләп җыйган акчасын бернинди файдасы булмаган (кайбер очракларда әле зарарлы да) "дару"га тоткан әбинең, колак аппараты урынына гап-гади наушниклар "тоттырган" бабайның күзләренә каравы да бик авыр. Сирәк очракларда гына, ул фирманы эзләп табып, дәгъва белдереп, вөҗ-данлылыкка чакырып, мондый кешеләргә ярдәм итеп була. Ни кызганыч, ярдәмне һәрвакытта да күрсәтеп булмый шул.
Шунысы шатлыклы, өлкәннәр күпчелек очракта кулланучыларның законлаштырылган хокуклары булуны, кая барырга яки шалтыратырга икәнлеген беләләр, яңгырлар-бураннарга, юллардагы "бөке"ләргә карамастан, безнең янга килергә, башларына төшкән бәла турында сөйләргә иренмиләр, судларга мөрәҗәгать итүдән дә курыкмыйча, көрәшергә әзер-ләр. Өлкәннәр безнең янга тыныч күңел, шатлыклы уйлар белән йөр-мәсәләр дә, алар итагатьле, тыйнак, ягымлы һәм тормышка уңай мөнәсәбәттә булулары белән аерылып торалар. Мөрәҗәгать итүләренең сәбәбе әйберләр алуда яки заказлар бирүдә уңышсызлыкларга очрауда булса да, аларның төрлелеге сокландыра: өлкәннәр кием-салым, мебель, көнкүреш техникасы, компьютерлар, телефоннар, косметика һәм парфюмерия, бизәнү әйберләре сатып алалар, тәрәзә һәм ишекләргә заказ бирәләр, квартиралар ремонтлаталар, туристлык һәм медицина хезмәтләреннән файдаланалар. Бу аларның тулы канлы тормыш белән яшәве, заман белән бергә атлавы, күп нәрсәләр белән кызыксынуы турында сөйли.
Сезгә Халыкара өлкән-нәр көнендә иң җылы котлауларыбызны юллыйбыз. Шушы бәйрәм көнендә ярдәмегез, аңлавыгыз һәм зирәк киңәшләрегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтә-без. Үз көчебезгә ышанырга, намуслы һәм гадел булырга, якты киләчәккә өметләнеп яшәргә без нәкъ менә сездән өйрәнәбез.
Нык сәламәтлек, күтәренке рух, туасы көнгә ышаныч, балаларыгызга, оныкларыгызга бәхет-шатлыклар телибез.
Тормышыгыз барлык юнәлешләрдә дә мәгънәле һәм җитеш булсын, ә без, үз чиратыбызда, моны нәкъ менә шундый итәргә тырышырбыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев