Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Көзге ярминкәләр башланды

Казанда ел да уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Узган шимбәдә безнең район да башкаланың Авиатөзелеш районына юл тотты. Безнең хуҗалыклар, фермерлар, авыл җирлекләре һәм райпо егерме ике машинада басуларда һәм фермаларда җитештерелгән продукцияне сатарга алып барды. Сату иртән иртүк башланды, сәгать сигезгә күп нәрсәләр сатып бетерелгән иде инде. Биектау...

Казанда ел да уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.

Узган шимбәдә безнең район да башкаланың Авиатөзелеш районына юл тотты. Безнең хуҗалыклар, фермерлар, авыл җирлекләре һәм райпо егерме ике машинада басуларда һәм фермаларда җитештерелгән продукцияне сатарга алып барды. Сату иртән иртүк башланды, сәгать сигезгә күп нәрсәләр сатып бетерелгән иде инде. Биектау аграрийлары шәһәр халкына яңа чалынган сыер һәм дуңгыз ите, сөт ризыклары, шул исәптән кәҗә сөтеннән ясалганнарын, кәбестә, бәрәңге, ашлык тәкъдим иттеләр. Шәһәрнең бу ягында шәхси йортлар күп булганлыктан, терлек һәм кош-корт азыгы, шулай ук тирес сорап килүчеләр дә булды. Безнең хуҗалыклар ярминкәгә җыенганда моны һәрчак истә тоталар. Авыл җирлекләре яшелчә, шәхси хуҗалыклардан бал һәм хәтта урман чикләвеге бе-лән балан да алып килгән-нәр. Бу көнне сатуга 1,2 миллион сумлык товар китерелгән иде.

Үзешчән сәнгать артистлары да сатып алучыларны җәлеп итеп тордылар.

Реклама

Бәрәңге һәм яшелчәләрне кышка күпләп хәстәрләп калдырыр көннәргә дә күп калмады.

Монысы беренче ярминкә булды. Биектаулылар үстерелгәннәрне киләсе якшәмбедә дә шәһәргә алып барачаклар һәм ярминкәне башкала халкының игътибарын җәлеп итәрлек, матур итеп оештырырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев