Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кышка җитәрлек бәрәңге, яшелчә әзерләп калдырдылар

Узган шимбәдә Биектау авылында "Биектау" спорт комплексы янындагы мәйданда авыл хуҗалыгы продуктлары сату буенча ел да оештырыла торган көзге ярминкә уздырылды. Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре тормышыбызда тотрыклы урын алды. Кышка яшелчә, җиләк-җимеш, ит, төрле кайнатмалар, тозлаган әйберләр хәстәрләп калдыру гадәте авыл кешеләренә генә түгел, шәһәр халкына да хас. Иртәнге җиденче...

Узган шимбәдә Биектау авылында "Биектау" спорт комплексы янындагы мәйданда авыл хуҗалыгы продуктлары сату буенча ел да оештырыла торган көзге ярминкә уздырылды.

Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре тормышыбызда тотрыклы урын алды. Кышка яшелчә, җиләк-җимеш, ит, төрле кайнатмалар, тозлаган әйберләр хәстәрләп калдыру гадәте авыл кешеләренә генә түгел, шәһәр халкына да хас.

Иртәнге җиденче яртыда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән килгән машиналар, сатып алучыларны көтеп, бер рәткә тезелеп басканнар иде инде. Болытлы көнне соңрак яктыра, шуңа күрә сатып алучылар нигездә ярминкәгә сәгать сигезләргә килеп җиттеләр. Бу көнне иң күп сатып алынган товар ит булды. Килограммы 220 сумнан сыер ите сатылды, шулай ук дуңгыз, куян ите дә тәкъдим ителде. Аларны нигездә фермерлар сатты. Дөбъяздан Латыйповлар сата торган җиргә чират тезелде.

Бөреледән китергән кә-бестәне дә яратып алдылар. Хәзер нәкъ менә кәбестә тозлый торган чак, шуңа күрә ак кәбестәләрне капчыклап та, арбалап та алдылар. Бәрәңге алырга өлгерми калучыларга бу яшелчә дә җитәрлек китерелгән иде. "Татарстан" агрофирмасы, "Ватан" җаваплылыгы чикле ширкәте әйбәт сыйфатлы бәрәңге саттылар. "Красная заря"дан һәм "Битаман"нан килгән ашлык төягән машиналар да сатып алучыларның игътибарыннан читтә калмады. Арпаны килосын 8, бодайны 11 сумнан саттылар. "Элита"дан китерелгән тирес, салам, печән дә үз сатып алучысын тапты. Шәһәр яны урманчылыгы хуҗалыкта һәрвакыт кирәкле әйберләр: себерке, балта-көрәк саплары, көрәкләр, агачтан ясалган көнкүреш әйберләре һәм бәйләнгән өс киемнәре тәкъдим итте.

Сөт ризыклары да мулдан иде.

Ярминкәгә килүчеләрне үзешчән сәнгатьтә катнашучылар да сөендерде. "Яблоневый ряд" ансамбле җырларын гына яңгыратып калмады, ә сатып алучыларны ярминкәгә чакырып торды. Ярминкә ачылышында катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов һәм башкалар ярминкәдә катнашучы предприятиеләргә рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев