Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кыр батырына – тәкә

Авыл хуҗалыгында төп эшләр терлекчеләр һәм механизаторлар җилкәсенә тө-шә. Алар ел әйләнәсен-дә басуларда, механика мастерскойларында, фермаларда тырышып хезмәт куялар. Бу кешеләр барысы да намуслы хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт сүз-ләренә лаеклы. "Суыксу" авыл хуҗалыгы предприятиесендә быел басу һәм ферма хезмәтчәннәренә бәйрәм оештырдылар. Олы Рәс авылы янындагы җәйге лагерьда бәйрәм табыннары әзерләделәр,...

Авыл хуҗалыгында төп эшләр терлекчеләр һәм механизаторлар җилкәсенә тө-шә. Алар ел әйләнәсен-дә басуларда, механика мастерскойларында, фермаларда тырышып хезмәт куялар.

Бу кешеләр барысы да намуслы хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт сүз-ләренә лаеклы. "Суыксу" авыл хуҗалыгы предприятиесендә быел басу һәм ферма хезмәтчәннәренә бәйрәм оештырдылар. Олы Рәс авылы янындагы җәйге лагерьда бәйрәм табыннары әзерләделәр, мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары, халык уеннарыннан торган эчтәлекле программа төзе-деләр. Әлеге чараны бик рәхәтләнеп кече Сабантуй дип тә атарга була.

- Авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Зөфәр Шәйдуллин акчаны азык-төлеккә генә түгел, күңелле халык уеннарында җиңүчеләргә бүләкләр алырга да җи-тәрлек итеп бирде, - дип сөйләде Суыксу мәдәният йорты директоры Фидания Хәлиуллина. - Без башта болай ук күңелле булыр, дип уйламаган да идек. Сыер савучылар, башка терлекчеләр, механизаторлар уздырылган барлык ярышларда актив катнаштылар, призлар тапшырганда балалар кебек куандылар.

Башта рәсми өлеш уздырылды. Хуҗалык җи-тәкчесе Зөфәр Шәйдуллин бүләкләү өчен беренче итеп механизатор Дамир Сафинны чакырды. Ул быел язгы кыр эшләрендә иң югары эшләнешкә иреште һәм чын мәгънәсендә кыр батыры булды.

Реклама

- Хезмәтеңне күрүләре, аңлаулары һәрвакытта да күңелле. Хуҗалыкта җаваплы чорда бөтен кеше тырышып эшли, әмма быел минем күр-сәткечләр яхшырак булып чыккан, - диде Дамир Сафин тыйнак кына.

Язгы кыр эшләре йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры аның хезмәтен акчалата премия һәм чын батырга бирелә торган зур тәкә белән билгеләп үтте. Тик ул мәйдан чемпионы түгел, ә кыр батыры.

Бу көнне башка алдынгылар да җитәкче кулыннан премияле конвертлар алдылар һәм намус белән эшләүләре өчен рәхмәт сүзләре ишеттеләр. Андыйлар арасында механизаторлар Илназ Усманов, Радик Сәйфуллин, Искәндәр Сәмигуллин, сыер савучылар Фәния Камалиева, Зөлфирә Гыйниятуллина, Фәридә Закирова, маллар симертүче терлекчеләр ирле-хатынлы Миләүшә белән Рәкыйп Сәмигуллиннар бар.

Мондый очрашулар хез-мәт кешеләренең күңелен күтәрә, нәтиҗәле эшләү өчен яңа көч-куәт өсти. Хәзер азык әзер-ләүнең иң кызган чоры, механизаторлар иртә таңнан караңгы төшкәнгә кадәр басуларда тир түгәләр. Игеннәрне урып-җыя башларга да күп вакыт калмый. Терлекчелектә - арзанлы азык белән мул сөт алу чоры. Бу мөмкинлекләр продукцияне булдыра алганча күбрәк алу өчен тулысынча файдаланылырга тиеш. Суыксу хезмәтчәннәре моны яхшы аңлыйлар, шуңа күрә тырышып эшлиләр дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев