Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

КВН – битаманлылар беренче!

Озакка сузылмаган әзерлектән соң районда КВН командаларының тәүге уены узды. Беренчеләрдән булып 6 авыл җирлеге чыгыш ясады. Бәксәр, Әлдермеш, Олы Кавал, Олы Битаман, Казаклар, Айбаш яшьләре үзара көч сынаштылар. Барлык командалар да КВНның "Ә авылда әйбәтрәк..." дигән темасын һәр өч конкурста: сәламләү, музыкаль өлеш һәм өйгә бирелгән эштә тулырак чагылдырырга...

Озакка сузылмаган әзерлектән соң районда КВН командаларының тәүге уены узды.

Беренчеләрдән булып 6 авыл җирлеге чыгыш ясады. Бәксәр, Әлдермеш, Олы Кавал, Олы Битаман, Казаклар, Айбаш яшьләре үзара көч сынаштылар. Барлык командалар да КВНның "Ә авылда әйбәтрәк..." дигән темасын һәр өч конкурста: сәламләү, музыкаль өлеш һәм өйгә бирелгән эштә тулырак чагылдырырга тырыштылар. Жюри әгъзалары, юмор булуны, жанрлар төрлелеген, сәхнә культурасын, чыгышларның образлылыгы һәм дәвамлылыгын күздә тотып, 1 нче урынны Олы Битаман командасына бирергә булдылар. Командалар арасындагы урыннар баллар саны буенча түбәндәгечә билгеләнде: 1 нче урында - "Битаман яшьләре" (Олы Битаман авыл җирлеге - 87), 2 нче урын - "Айбаш карлыгачлары" (Айбаш - 81), 3 нче урын - "Яшь йөрәкләр" (Казаклар - 76), 4 нче урын - "Әлмәндәр оныклары" (Әлдермеш - 74), 5 нче урын - "СМАК" (Алан-Бәксәр - 68), 6 нчы урын - "8 шәм" (Олы Кавал авыл җирлеге - 66 ).

Реклама

Чираттагы уеннар 20 ноябрьдә, 27 ноябрьдә һәм 4 декабрьдә булачак. Йомгаклау туры - 12 декабрьдә.
Гыйнвар һәм февральдә уеннар район оешмалары арасында уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев