Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Барысы да әйбәт булыр

Быел Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм фронтовикларның тол калган хатыннары яңа квартиралар алды. Май аеннан башлап, Биектау авылының Мичурин, Совхоз, Полковая, Зур Кызыл урамнарындагы йортларга күчүчеләргә тантаналы рәвештә ачкычлар тапшырылды. Әмма уйламаганда-көтмәгәндә аларның кай-берләренең сөенечен шу-шы ук фатирларны башка кешеләрнең дәгъвалавы, аларның да үзләрен әлеге квадрат метрларның хуҗасы дип санавы...

Быел Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм фронтовикларның тол калган хатыннары
яңа квартиралар алды.

Май аеннан башлап, Биектау авылының Мичурин, Совхоз, Полковая, Зур Кызыл урамнарындагы йортларга күчүчеләргә тантаналы рәвештә ачкычлар тапшырылды. Әмма уйламаганда-көтмәгәндә аларның кай-берләренең сөенечен шу-шы ук фатирларны башка кешеләрнең дәгъвалавы, аларның да үзләрен әлеге квадрат метрларның хуҗасы дип санавы турындагы хәбәр бозды.
Мичурин урамындагы 17 нче йортка күченгән биектаулылар июль аеннан ук борчылып яшәсәләр дә, бу хәбәр шушы көннәрдә киң таралды. Шул вакыттан бирле аларга судтан хатлар килә. Ветераннар һәм аларның туган-тумачалары, шушы йорттан социаль ипотека буенча квартира алган җиде кеше һәм аларның гаиләләре, тиешле документларны тутыру мөмкинлеге булмаганлыктан, үзләрен торган урыннарыннан чыгарырлар, дип куркып, кайгырып яшиләр.
Шушы атнада безнең районга республика Президенты кушуы буенча аның социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова килде. Аның килүенең максаты бәхәсле квартираларда яшәүче ветераннар һәм "ипотекачылар" белән очрашу иде. ТР Дәүләт торак фондының башкаручы директоры урынбасары Марат Надыршин, Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин, торакны исәпкә алу һәм бүлү секторы мөдире Минзия Хәсәнова белән бергә Татьяна Петровна яңа өйгә күчүчеләр - борчылган һәм үпкәләгән кешеләр белән очраштылар. Иң беренче Марусовларга керделәр. 93 яшьлек сугыш инвалиды Александр Харитонович Марусов һәм аның хатыны Анна Денисовна бер бүлмәле квартирага Потанихадан күчеп килгәннәр. Ниһаять, уңайлы квартирага тиенүләренә һәм салкын, иске йортта кыш чыгарга, кар көрәп интегергә туры килмәячәгенә сөенеп туя алмыйлар. Һәм менә көт-мәгәндә шундый күңелсезлек...
"Мин Президент Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов кушуы буенча сезне тынычландырырга килдем. Сезнең квартираларга берәү дә кул сузмый. Судлар булсын, ә сез борчылмагыз, башкаларга да әйтегез, алар да борчылмасыннар", - диде Татьяна Петровна ветеранның кызына.
Шушы ук подъездда Баһавиевлар гаиләсе кайгырып яши. Хатыны Светлана, ба-лачактан инвалид, бу квартираны социаль ипотека буенча алган, аны инде җи-һазлаган, тәртипкә китергән, инвалид ире белән бер улларын тәрбиялиләр, сабыйга инде бер яшь тә сигез ай. Татьяна Ларионова Светланадан гаиләнең ничек яшәве, нинди проблемалар булуы белән кызыксынды. Шушындый кыю ханымның күз карашындагы моңсулыкны күреп, аны тынычландырырга ашыкты: "Өлешчеләр белән Дәүләт торак фонды арасындагы мәсьәлә ничек кенә хәл ителсә дә, сезне моннан берәү дә куып чыгармаячак". Күрәсең, С. Баһавиеваның күңеле нәкъ менә шушындый сүзләрне көт-кәндер, ул, судтан хатлар килә башлаганнан бирле, түземлегенең соң чигенә килеп җитүе турында әйтте.
Президент ярдәмчесе башка подъездларга да: Бөек Ватан сугышы ветераны Александра Гурьяновна Тарасова, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, квартираларны социаль ипотека буенча алучылар Лилия Хәйретдинова һәм Айгөл Гарифуллина янына да керде. Ни кызганыч, тәүлекнең бу вакытында суд тикшерүендәге башка квартиралар хуҗалары өй-дә булмады. Татьяна Ларионова алар янына да кергән булыр иде. Кем белән генә сөйләшсә дә, әлеге күңелсез хәлнең Президентка билгеле булуы һәм аны үз контроленә алуы турында аңлатты. Тиешле органнарга бу мәсьәләне җентекләп тикшерү бурычы йөкләнде. Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов үз сүзендә торучы кеше. Ул бу хәлнең шушы унҗиде квартирада яшәүче биектаулылар файдасына хәл ителәчәгенә гарант булып тора. Бу очрашуны кешеләр зур канәгатьләнү хисләре белән кабул иттеләр. Әңгәмә барышында район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин исеменә рәхмәт сүзләре яңгырады.
ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионованың килүе республиканың Мичурин урамындагы йортка күченгән фронтовикларны да, ветераннарның тол калган хатыннарын да, квартираларны социаль ипотека программасы буенча алучыларны да яклап чыгачагына өмет уята. "Яшәгез тынычлап. Балаларыгызны үстерегез. Бөтенесе дә әйбәт булыр", - диде ул яңа йортта яшәүчеләргә.
М.ТИМОНИНА.
Рәсемнәрдә: Т.Ларионова һәм А.Тарасова.
А.Тимонин фото.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев