Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Котлауга лаек булдылар

Узган шимбәдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Мүлмәдә көрәшчеләрне Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләде. Аларның Наил Галиев истәлегенә татар-башкорт милли көрәше буенча 19 нчы ачык республика турнирында яхшы нәтиҗәгә ирешүләре менә шулай билгеләп үтелде. Ярышлар 6-8 нче апрельдә Түбән Камада узды һәм безнең тугыз спортчыбыз да анда...

Узган шимбәдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Мүлмәдә көрәшчеләрне Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләде.

Аларның Наил Галиев истәлегенә татар-башкорт милли көрәше буенча 19 нчы ачык республика турнирында яхшы нәтиҗәгә ирешүләре менә шулай билгеләп үтелде. Ярышлар 6-8 нче апрельдә Түбән Камада узды һәм безнең тугыз спортчыбыз да анда лаеклы катнашты. 46 район арасында алтынчы урын - зур дәрәҗә, чөнки бездән алда республиканың Түбән Кама, Әлмәт, Теләче һәм Яр Чаллыдан килгән иң көчле командалар гына. Спортчыларыбызны зур уңышка ирешүләре белән котлыйбыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев