Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

КОРРУПЦИЯ ТУДЫРУЧЫ ШАРТЛАРНЫ ТАМЫРЫННАН КОРЫТЫРГА

Шушы көннәрдә Биектау муниципаль районы башлыгы катнашында коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды: комиссиянең 03.09.2012 елгы № 3 протоколын тормышка ашыру турында; хокук саклау яки контроль-күзәтү органнарыннан килгән җавап актлары, шулай ук муниципаль берәмлек территориясендәге оешмалар адресына юлланган доку-ментларны исәпкә алуны оештыру турында; элек муниципаль милектә...

Шушы көннәрдә Биектау муниципаль районы башлыгы катнашында коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы булды.
Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
комиссиянең 03.09.2012 елгы № 3 протоколын тормышка ашыру турында;
хокук саклау яки контроль-күзәтү органнарыннан килгән җавап актлары, шулай ук муниципаль берәмлек территориясендәге оешмалар адресына юлланган доку-ментларны исәпкә алуны оештыру турында;
элек муниципаль милектә булган предприятиеләрне оештыру, бергә кушу һәм үзгәртү юлы белән төзелгән яки Биектау муниципаль берәмлегенең вазифалы кешеләренә аффилляцияләнгән коммерция оешмаларында заказларны өстенлекле урнаштыруны ачыклау һәм коррупция барлыкка килердәй шартларны азайту, коррупциягә кагылышлы хокук тәртибе бозулар һәм төзелгән контрактларны үтәмәү нәтиҗәләрен минимальләштерү өчен чаралар күрү максатында 2010-2012 елларда төзелгән муниципаль контрактларга анализ уздыруны оештыру турында;
муниципаль контрактларны башкаруга, сроклары һәм сыйфаты буенча контракт йөкләмәләрен үтәмәгән оешмаларга карата штраф санкцияләрен куллануны тәэмин итүгә контроль системасын булдыру турында; аларны оештыручылар арасыннан оффшор компанияләрне ачыклау максатында бюджет учреждениеләренең муниципаль контрактларны һәм гражданлык-хокукый килешүләрне башкаручыларын өйрәнү турында;
мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен комплектлау комиссияләренең бу учреждениеләргә тормышта кыен хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны җибәрү турындагы карарларны кабул итү мөмкинлегенә кагылышлы өлештә балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә урнаштыруның гамәлдәге тәртибен камилләштерү турында.
Әлеге мәсьәләләр буенча мәгълүмат белән мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Л.Д.Шеваловская, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Ә.Ә.Хәсәнов чыгыш ясады.
"2012-2014 елларга Биектау муниципаль районының коррупциягә каршы муниципаль программасына үзгә-решләр кертү турында"гы мәгълүмат белән коррупциягә каршы тору мәсьәлә-ләре буенча район башлыгы ярдәмчесе, комиссия секретаре Г.И.Илдарханова-Балчиклы чыгыш ясады. Ул халыкка мөрәҗәгать итү өчен районның җиде урынында: Биектау үзәк больницасында, үзәк почта бүлегендә, район башкарма комитетында, Биектау авыл җирлегендә, Биектау станциясендәге почта элемтәсе бүлегендә, Биектау авылындагы почта элемтәсе пунктында, шулай ук "Биектау" сәүдә-күңел ачу үзәгендә тартмалар куелды, дип билгеләп үтте. Андагы хәбәр-ләрне комиссия әгъзалары атна саен тикшереп торалар. Әлегә теркәлгән мөрәҗәгатьләр юк. Шуның белән бәйле рәвештә коррупциягә каршы тору мәсь-әләләре буенча халык арасында мәгълүмати-аңлату эшен көчәйтү зарурлыгы турында карар кабул ителде.
Агымдагы елның тугыз аенда Биектау районы прокуратурасы район башкарма комитетына закон бозуларны бетерү турында 15 язмача тәкъдимнәр (представление) китерде. Алар җирле үзидарәнең гомуми принциплары, массакүләм- мәгълүмат чаралары турындагы законнарны, торак законнарын бозуга, "Мәгариф бүлеге" муниципаль учреждениесендә РФның белем бирү, хезмәт законнары, шәһәр төзү законын бозуларны бетерүгә, шулай ук товарлар кайтаруга заказлар биргәндә, эшләр башкарганда, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларда хезмәтләр күрсәткәндә закон бозуларны бетерүгә кагыла. Прокуратура җибәргән тәкъдимнәр шулай ук җир законнары таләпләрен һәм гражданнарга җир участоклары, торак биргәндә коррупциягә каршы тору законнарын бозуга, торак законнарын тормышка ашырганда ятим балалар хокукларын үтәмәүгә да кагыла. Тәкъдимнәр барысы да каралды, тиешле чаралар күрелде, өч муниципаль хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Районның авыл җирлекләренә дә җитешсезлекләрне бетерү турында тәкъдимнәр җиткерелде.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы кимчелекләрне бетерү турында ике тәкъдим кертте. Контроль-күзәтү органнары җитешсезлекләрне бетерү турында ике язма боерык (предписание) җибәрде. Биектау муниципаль районы башлыгының "Хокук саклау яки контроль-күзәтү органнарыннан килгән җавап актларын исәпкә алуны оештыру турында"гы карары кабул ителде. Реестрны төзү, теркәү-тутыру һәм башкарылуга контрольлек итү һәм тәртипне тикшереп тору өчен җаваплы кеше итеп коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Г.И. Илдарханова-Балчиклы билгеләнде.
Комиссия утырышында комиссия рәисе, район башлыгы Р.Г.Кәлимуллин, рәис урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе Р.Ә.Зәйнуллин катнашып, чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев