Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Китапханәләрдә яңарту эшләре

2008 нче елның сентябрендә Татарстанда "Бердәм Россия " региональ партия проекты тормышка ашырыла башлады. Аның максаты - китапханәләрне модернизацияләүгә һәм, социаль-мәдәни, мәгъ-лүмат, интеллектуаль үзәкләр буларак, аларның үсешенә булышлык итү. Партия проектының Биектау районында ничек тормышка ашырылуы турында Биектау районы үзәк китапханәсенең методика-библиография бүлеге мөдире Татьяна Малязина сөйли. - Соңгы елларда...

2008 нче елның сентябрендә Татарстанда "Бердәм Россия " региональ партия проекты тормышка ашырыла башлады. Аның максаты - китапханәләрне модернизацияләүгә һәм, социаль-мәдәни, мәгъ-лүмат, интеллектуаль үзәкләр буларак, аларның үсешенә булышлык итү. Партия проектының Биектау районында ничек тормышка ашырылуы турында Биектау районы үзәк китапханәсенең методика-библиография бүлеге мөдире Татьяна Малязина сөйли.

- Соңгы елларда китапханәләр, шул исәптән авыл китапханәләре үсешенә игътибар арта башлады. "Авыл китапханәсе" (2000 нче елдан гамәлдә), "Россия Федерациясендә 2015 нче елга кадәр мәдәният һәм массакүләм коммуникация-ләр тармагын үстерү буенча Дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре һәм аларны тормышка ашыру буенча эш планы", "2009-2014 нче елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга китапханә эшен үстерү" программалары кабул ителде һәм гамәлгә ашырыла.

Әлеге программалар барысы да китапханәләрне модернизацияләүгә, алардан файдаланучыларга тагын да яхшырак хез-мәт күрсәтерлек шартлар тудыруга юнәлтелгән. Авыл районнарында китапханәләр эшен яңартуда "Ачык Россия" региональ җәмәгать оешмасы һәм Россия Федерациясенең мәдәният министрлыгы зур роль уйный. Илнең күп китапханәләре компьютерлар белән тәэмин ителгән. Районның үзәкләштерелгән китапханә системасына караган китапханәләрдә дә мондый техника бар. Барлык 39 авыл китапханә-филиалларга, үзәк китапханәгә, үзәк балалар китапханәсенә компьютерлар, документларның күчермәсен ясау җайланмалары куелган. Китапханәләрнең кайберләре Интернетка тоташтырылган. Шунлыктан китап сөючеләр Интернет ресурсларыннан да файдалана алалар. Якын арада барлык авыл китапханәләре дә үз эшләрендә бөтендөнья челтәре мөмкинлекләрен сынап карый алачаклар. Үзәкләштерелгән китапханә системасы китапханәчеләре компьютерларда уңышлы эшлиләр, электрон презентацияләр төзеп, аларны көндәлек хезмәтләрендә кулланырга өйрәнәләр.

Китаплар белән бер-рәттән, китапханәләргә аудио һәм видеоматериаллар, компакт-дисклар да кайтарыла башлады.

Әдәби һәм музыкаль кичәләр, күргәзмәләр, китапларга күзәтүләр, мәгълүмат һәм танып-белү дәресләре һәм сәгатьләре, китапханә эшчәнлегенең төрле юнәлешләре (Туган якны өйрәнү, экология һәм эстетик белем бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, профессиональ юнәлеш бирү һәм тарихи-патриотик мәгърифәтчелек) буенча башка чаралар хәзер китаплар гына түгел, ә бәлки аудио-видео материаллардан, компакт-
дисклардан, электрон презентацияләр, Интернет ресурсларыннан файдаланып та уздырыла. Китапханә эшендәге башка юнәлешләрдә дә үзгә-решләр бар. Халыкка хокукый белем бирүдә "Консультант+" хокукый мәгълүматлар базасы зур роль уйный. Китапханәләрнең китап фондын яңарту, шулай ук вакытлы матбугат өчен җирле бюджеттан, Татарстан һәм Россия Федерациясе бюджетларыннан акча бүлеп бирелә.

Хәзер китапханәләр заман технологияләре белән өстәмә хезмәтләр дә күрсәтәләр. Документларның күчермәсен алырга була, электрон почта, сканерлар эшли.

Китапханәләр мәдәният һәм ял урыннары гына булып калмый, ә мәгълүмат үзәкләренә әверелә бара. Чөнки белешмә мәгълүматлар алуның әһәмияте зурайды.

Интернет ярдәмендә китапханәләр үз укучыларының шактый катлаулы сорауларына да уңышлы һәм тиз арада җавап табалар, кулланучыларга төрледән-төрле темаларга мәгълүмат бирәләр. Китапханәләр хезмәтеннән мәктәп укучылары һәм студентлар, җирле хакимият вәкилләре һәм белгечләр, эшмәкәрләр һәм фермерлар, балалар һәм пенсионерлар актив файдалана. Яңадан-яңа ресурслар кирәк булып тора: хокукый мәгълүмат базалары дисеңме, аудио- һәм видеокассеталар, китаплар, көндәлек матбугатмы.

Реклама

Биектау районының үзәк китапханәсендә китапларны комплектлау һәм эшкәртү бүлеге тарафыннан яңа килгән китапларның электрон каталогы булдырыла. Димәк, китапханә фондындагы китаплар белән компьютер ярдәмендә дә танышу мөмкинлеге бар. Үзәк китапханәнең әйдәп баручы библиографы актуаль темалар һәм вакыйгаларның электрон картотекаларын һәм мәгълүмат базаларын төзи.

Китапханәләргә килүчеләр барысы да Интернет ресурсларыннан файдалана ала. Алар Интернеттан мәгълүматларны үзләре мөстәкыйль рә-вештә дә, үзәк китапханә, балалар үзәк китапханәсе, авыл китапханәләре хезмәткәрләре ярдәмендә дә эзләп таба ала.

Үзәк китапханәдә модельле 4 китапханә оештырылды. Аларда барлык җиһазлар да җитәрлек түгел әле, тик якын киләчәктә һәммәсе дә булачак.

Китапханәләрнең техник яктан яңарышы халыкның киң катлавына җәмгыятьнең тупланган интеллектуаль һәм мәдәни байлыкларыннан файдалана алу мөмкинлеген тәэмин итә.

Саннар һәм фактлар

Бүгенге көн нәтиҗәләре буенча, персональ компьютерлары булган китапханәләр өлеше Татарстанда 98 процентка җиткән (2010 нчы елда - 18%).

Китапханәләрнең 74 процентында Интернетка кереп була.

Татарстанның Җыелма электрон каталогын төзү проекты гамәлгә ашырыла. Анда 562 мең библиографик язма кертелгән инде. Шулай ук "Татарстан Республикасының милли электрон китапханәсе" порталы да - үсештә, китапханәләрнең 40 сайты бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев