Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Китап укучы электрон билет ала

2017 елдан Татарстанның дәүләт һәм муниципаль китапханәләре эшне электрон формада алып баруга күчтеләр. Китап укучылар республика территориясендә гамәлдә булган бердәм билет ала башлады. Билет пластик картаны хәтерләтә. Ул бердәм үрнәктә эшләнгән һәм аңа шәхси штрих-код кертелгән. Мондый ысул укучыларның мәгълүмати ресурсларга бернинди тоткарлыксыз керүен тәэмин итәчәк. Китап укучыга, шулай ук,...

2017 елдан Татарстанның дәүләт һәм муниципаль китапханәләре эшне электрон формада алып баруга күчтеләр. Китап укучылар республика территориясендә гамәлдә булган бердәм билет ала башлады.
Билет пластик картаны хәтерләтә. Ул бердәм үрнәктә эшләнгән һәм аңа шәхси штрих-код кертелгән. Мондый ысул укучыларның мәгълүмати ресурсларга бернинди тоткарлыксыз керүен тәэмин итәчәк. Китап укучыга, шулай ук, "Татарстан Республикасы электрон милли китапханәсе" рәсми порталындагы (kitap.tatar.ru) шәхси кабинетыннан логин һәм пароль (электрон ачкыч) биреләчәк. Китап укучы республиканың дәүләт һәм муниципаль китапханәләрендә бушлай Wi-Fi белән тәэмин ителәчәк.
Биектау районы үзәк китапханәсе республикада иң беренчеләрдән булып электрон билетка күчү эшен башлап җибәрде. Аларны иң элек студентлар, мәктәп укучылары, муниципаль хезмәткәрләр, пенсионерлар алды.
Электрон билет китапханәләрдә укучы һәр кешегә бушлай һәм барытик бер генә тапкыр бирелә. Аның белән даими рәвештә файдаланып була. Электрон билетларны бирү ел дәвамында барачак. Киләсе елдан башлап электрон билетларны акчага гына сатып алырга мөмкин булачак. Шуңа күрә район кипаханәсе быел укучылар базасын булдырып, формалаштырып калырга ниятли.
Электрон билетны алу өчен Биектау районы үзәк китапханәсенә мөрәҗәгатҗ итү сорала. Мөрәҗәгать итүченең паспорты да кирәк булачак. Укучы балалар әтисенең, яисә әнисенең паспортын күрсәтә, чөнки әти-әниләр китапханәгә язылганда балалары өчен җаваплы кешеләр булып торалар.
Район үзәк китапханәсенә килү мөмкинлеге булмаган авыл кешеләре мөрәҗәгатен авыл җирлекләрендәге китапханә хезмәткәрләре үти. Китапханәгә эш көннәрендә килә алмаган кешеләр өчен ял көне 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр үзәк китапханәгә килеп бердәм электрон билет алу мөмкинлеге тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев