Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кемнең жавабы иң кызык

КВН - популяр телевизион юмористик уен, анда төрле коллективлар, уку йортлары, предприятие коллективлары сорауларга кем кызыклырак җавап бирүдә, темаларга алдан әзерләнмичә генә чыгыш ясауда, әзерләп килгән өзекләрне күрсәтүдә көч сынашалар. КВН - яшьләр өчен зур тормыш мәктәбе - "Балкыш" Балалар иҗат йортында уңышлы эшләп килүче "Грачи" командасында катнашучылар менә шундый...

КВН - популяр телевизион юмористик уен, анда төрле коллективлар, уку йортлары, предприятие коллективлары сорауларга кем кызыклырак җавап бирүдә, темаларга алдан әзерләнмичә генә чыгыш ясауда, әзерләп килгән өзекләрне күрсәтүдә көч сынашалар.

КВН - яшьләр өчен зур тормыш мәктәбе - "Балкыш" Балалар иҗат йортында уңышлы эшләп килүче "Грачи" командасында катнашучылар менә шундый фикердә. Клубны оештыруда "Контрасты" бию хореография студиясе җитәкчесе, "Балкыш" Балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү педагогы Екатерина Холина башлап йөрде. Кыска гына вакыт эчендә "Грачи" командасы яхшы нәтиҗәләргә иреште. Бүгенге көндә команда составында иң шаян, тапкыр, көр күңелле кызлар - Валентина Соловьева, Анна Васильева, Ольга Зырянова һәм Ләйсән Ганиева. Команда җитәкчесе Михаил Федорин.

- Атнага ике тапкыр без җитәкчебез Михаил Федорин янына җыелабыз һәм чыгыш сценарие турында киңәшләшәбез. Бик күп репетицияләр ясыйбыз. КВНга күп вакытыгызны сарыф итәсез дип, кайвакыт әти-әниләребез дә ачулана. Без командабыз белән финалга узарга һәм, әлбәттә, чемпионнар булырга хыялланабыз! Ә инде киләчәккә күз салсак, әле Югары лигада да чыгыш ясыйсы килә. Кайсы гына кавээнчы бу турыда хыялланмый икән? - ди Ольга Зырянова.

"Грачи" командасы КВН-ның "Юниор" лигасының барлык уеннарында уңышлы чыгыш ясый, аларны кунак сыйфатында концертларга чакыралар, алар турында республиканың массакүләм-мәгълүмат чараларында язалар. "Татар-информ"да чыккан бер мәкаләдән (авторы Алсу Гатауллина) өзек китерәм. "Сүзләре әллә ни аңлаешлы булмаган, әмма бик кызыклы, көлдергеч акцент белән сөйләшүче кыз "Грачи" коллективы чыгышын үзенчәлекле итте. Чыгыш азагына команда, асылда, сәхнәгә аның үзен генә чыгарып та, залны көлүдән "дер селкетә" ала иде. Соңыннан алар: "Кулыгызга лимон килеп керсә, сез аннан лимонад ясагыз!" - дип киңәш иттеләр. Мин бу команда финалга чыгар, дип өметләнәм".

"Грачи" командасы үзенчәлекле һәм кызыклы юмор белән барысын да сокландырды. Бу - манту буенча визитка, укытучы өчен кыңгырау белән яхшылап уйланылган ситуация, музыкаль биремдә башкарылган рэп залда утырганнарның барысын да таң калдырды. Нәтиҗәдә хатын-кызлар командасы, үз блогында икенче урынны алып, финалга билетка ия булды.

Аның башка бүләкләрен әйтү дә урынлы булыр, болар - "Юниор" КВНының Казан мәктәп лигасының XV ачык фестивалендә 2 нче урын, балалар һәм үсмерләр КВН командаларының икенче ачык музыка фестивалендә 3 нче дәрәҗә диплом, "Казань Молодая" КВН Лигасының IV нче ачык фестивалендә 1 нче дәрәҗә диплом һәм "Юниор" КВНының "Казан мәктәп лигасы финалчысы" исеме, анда команда "Юниор" КВНының Казан мәктәп лигасында иң яхшы шаян сүзе" бүләген яулады.

Реклама

Үзебезнең "Грачи" командасын җиңүләр белән котлыйбыз, алга таба да иҗади үсеш, барысы да бик яраткан КВН уены серләренә төшенүне дәвам иттерүне һәм яңа җиңүләр белән сөендерүне телибез.

КВН тарихыннан

КВН эфирга беренче тапкыр 1961 нче елда чыга. 1964 нче елда аны Мәскәүнең инженерлар һәм транспорт институты (МИИТ) студенты Александр Масляков алып бара башлый. Шул вакыттан бирле бер генә пионерлар сменасы да, мәктәптәге бер генә "Зәңгәр ут" яки студентларның Яңа ел кичәсе дә уен-көлке, шаярулардан башка гына узмый. КВН рейтингта биюләрдән югарырак күтәрелә һәм викториналарны да узып китә. Танылган кешеләр хәзер үзләренең КВНда катнашуларын "сугышчан" чыныгу чоры буларак искә алалар.

Татар шаяннары һәм тапкырлары

Татарстан Республикасының шаяннар һәм тапкырлар клубы үз эшен 1994 нче елның 17 ноябрендә башлый. Республика КВНының 15 еллыгына "Дүрт татар" яңа җыелма командасы оештырылды. Ул Халыкара КВН союзының телевизион Премьер-лигасында Татарстан исеменнән катнашу хокукын яулады. Безнең КВН тарихы - кыска, әмма бик якты һәм матур. Татарстан кавээнчылары үзләрен республикада гына түгел, ә бәлки Россия Федера-циясендә, Бәйсез дәүләтләр берлеге коллективларында да таныттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев