Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чаралар

Бәйрәм көннәрендә районда Бөек Ватан сугышындагы Җиңүгә багышланган чаралар уздырылачак. Сезне шулар белән таныштырып үтәбез. 1 нче майдан 9 нчы майга кадәр - район волонтерлары Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына, ирләре сугышта һәлак булган, тол калган хатыннарга ярдәм итәләр. 5 нче май - Биектау авылындагы Җиңү паркында "Георгий тасмасы"...

Бәйрәм көннәрендә районда Бөек Ватан сугышындагы Җиңүгә багышланган чаралар уздырылачак. Сезне шулар белән таныштырып үтәбез.

1 нче майдан 9 нчы майга кадәр - район волонтерлары Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына, ирләре сугышта һәлак булган, тол калган хатыннарга ярдәм итәләр.

5 нче май - Биектау авылындагы Җиңү паркында "Георгий тасмасы" акциясе узачак; Чернышевка мәдәният йортында "Кешеләрне һәм җирне яратып" дигән концерт программасы күрсәтеләчәк.

6 нчы май - "Улларым" спектакле - Усад авылы мәдәният йорты; Дан Аллеясы һәйкәленең тантаналы ачылышы - Күлле.

7 нче май - "Память, память за собою позови": Җиңү көненә багышланган кичә - Коркачык станциясе, һәйкәл янында; Хохлово авылында сәхнә ветераннары катнашында концерт программасы; "Җиңү һәркемнең йөрәгендә яши" дигән очрашу - Татар Әйшәсе; Шигали авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чара.

8 нче май - районның барлык авыл җирлекләрендә Җиңү көненә багышланган тантаналы митинглар һәм концертлар булачак.

9 нчы май - төп чаралар район үзәгендә - Биектау тимер юл станциясе бистәсендә узачак. Болар - Җиңү парады, Геройлар Аллеясы янында тантаналы митинг, театрлаштырылган концерт программасы, "Хәтер вахтасы", "Үлемсез полк" йөреше, "Ветераннарның оныкчыклары Җиңү рәсемен ясыйлар" рәсемнәр бәйгесе. Тантаналы чаралар 22:00дә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

Бу көнне шулай ук авыл җирлекләрендә дә Җиңү парадлары, ветераннар белән очрашулар, митинглар һәм бәйрәм концертлары узачак.

Әзерлек эшләре тантанага кадәр бик күпкә алдан башланмаса, бәйрәмне уздырып булмас иде.

Мәсәлән, районның мәгариф хезмәткәрләре патриотик юнәлештә зур эш алып баралар. Бөек Ватан сугышындагы вакыйгаларны яктырткан музей экспозицияләре һәм күргәзмәләр ел әйләнәсендә яңартылып тора; мәктәпләрдә тематик күргәзмәләр һәм сугышчан дан почмаклары һәм бүлмәләре оештырыла һәм яңартыла.

Укучылар белән даими рәвештә түбәндәге эшләр башкарыла: аларны тематик күргәзмәләргә алып баралар; батырлык, хәтер дәресләре, хәрби дан көннәре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар уздыралар; концертлар куела, сугыш турындагы кинолар күрсәтелә; ветераннарга һәм ирләре сугышта һәлак булган, тол калган хатыннарга ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия волонтерлар хәрәкәтендә катнашалар; һәйкәлләрне, аларның әйләнә-тирәсен җыештырып торалар; "Халык батырлыгы", "Сугыш чоры балалары", "Гаилә елъязмасы" дигән эзләнү эшендә, "Геройлар эзеннән" дип аталган Хәтер маршында катнашалар.

Бәйрәм алдыннан мәктәп балалары белән күп чаралар уздырылды. Алар Дан Аллеясында агачлар утырттылар; "Батырлыкны йөрәгең аша уздыр!" мактаулы каравыл конкурсында, "Иң яхшы музейлар", "Иң яхшы хәрби-патриотик клублар", "Ветераннарның оныкчыклары Җиңү рәсемен ясыйлар", "Россия патриотларын үстерәбез. Һәрчак истә", "Минем гаиләм реликвиясе" бәйгеләрендә катнаштылар. "Җиңүнең кадерле йөзләре" акциясенә, "Безнең Җиңү" медиа-проектына һәм башка эшләргә үзләреннән өлеш керттеләр.

"Үлемсез полк" акциясе

9 нчы майда Дан Аллеясы буйлап "Үлемсез полк" массакүләм халык патриотик акциясендә катнашучылар узачак. Бу акцияне уздырыр алдыннан районның белем бирү оешмаларында Бөек Ватан сугышында катнашканнарның фоторәсемнәрен тәртипкә китерәләр. Портретлар саны безнең районга яңа кешеләр күчеп килү хисабына арта бара. Әти-әниләр белән оештыру эше алып барыла - аларга "Үлемсез полк"та катнашу мөмкинлеге булуы турында хәбәр итәләр. Әти-әниләр белән бергә эшләп, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары Россия тарихыннан күп кызыклы мәгълүмат белән танышалар. Җиңүнең 72 нче еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буыннарның үзара ярдәм итешеп, бер-берсен аңлап эшләвенә ярдәм итә, аларның бәйләнешен ныгыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев