Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Хәзерлек эшләре тәмамланып килә

Район җитәкчелеге коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре алдына ягу сезонын тоткарлыксыз башлап җибәрү бурычын куйды. Фатирларны шәхси җылытуга күчерү, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, күп фатирлы йортларга хезмәт күрсәтүче котельныйларны эшләтеп җибәрү буенча зур эш башкарылды. "Рябинушка" балалар бакчасы буенча документларны әзерләп бетерергә, Биектауның 3 нче мәктәбе, "Петушок" балалар бакчасында ремонт эшләрен төгәлләргә кирәк....

Район җитәкчелеге коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре алдына ягу сезонын тоткарлыксыз башлап җибәрү бурычын куйды.

Фатирларны шәхси җылытуга күчерү, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, күп фатирлы йортларга хезмәт күрсәтүче котельныйларны эшләтеп җибәрү буенча зур эш башкарылды. "Рябинушка" балалар бакчасы буенча документларны әзерләп бетерергә, Биектауның 3 нче мәктәбе, "Петушок" балалар бакчасында ремонт эшләрен төгәлләргә кирәк. Биектау авылының Мичурин урамындагы котельныйны җибәрү өчен әзерлек акты кирәк. Кыскасы, ягу сезонын башлау өчен, барлык җайланмаларның да куркынычсыз һәм ышанычлы эшләячәген раслаучы документлар җитеп бетми.

Сезонны үз вакытында башлау өчен, халыкның коммуналь хезмәтләр буенча бурычын түләве дә бик мөһим. 2014 нче елның 1 сентябренә район буенча бурыч 24,8 миллион сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев