Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Газета-журналларга язылабыз

Соңгы көннәрдә почта бүлекләрендә кызу чор. Киләсе елга вакытлы матбугатка язылу бара. Бу почта эшчәнлеген чагылдыручы иң мөһим күрсәткечләрнең берсе. Редакция өчен исә безнең газетага ничек язылулары әһәмиятле. Бу эштә без авыл җирлекләре һәм почта бүлекчәләре белән хезмәттәшлек итәбез. 2014 нче елның беренче ярты елына район газетасына иң күп заказлар...

Соңгы көннәрдә почта бүлекләрендә кызу чор. Киләсе елга вакытлы матбугатка язылу бара.

Бу почта эшчәнлеген чагылдыручы иң мөһим күрсәткечләрнең берсе. Редакция өчен исә безнең газетага ничек язылулары әһәмиятле. Бу эштә без авыл җирлекләре һәм почта бүлекчәләре белән хезмәттәшлек итәбез. 2014 нче елның беренче ярты елына район газетасына иң күп заказлар Дөбъяз авыл җирлегендә булды. Ләлә Батырханова җитәкчелегендә эшләүче "Дөбъяз" почта элемтәсе бүлегендә алты хат ташучы һәм бер оператор хезмәт куя. Бүгенге көнгә алар "Биектау хәбәрләре" - "Высокогорские вести"га язылу буенча 270 тән күбрәк заказ теркәгәннәр.

Ләлә Батырханова әлеге коллективны унынчы елын җитәкли. Таләпчәнлек, пөхтәлек, тупланганлык аңа эшне почта хезмәткәрләре алдында торган җаваплы бурычларны тиешле срокларда башкарып чыгарлык итеп оештырырга мөмкинлек бирә.

Әле өстәвенә Ләлә Сәлим кызы - финанс мәсьәләсендә дә тәҗрибәле белгеч. Почтага килгәнче ул районның финанс бүлегендә, сов-хозда экономист, мәк-тәптә бухгалтер булып эшләгән кеше. Аның авыл кешеләренә хас хезмәт чыныгуы узуы сизелә. Тумышы белән Мәмдәлдән. Әтисе - тракторчы һәм шофер, гомере буе колхозда эшләгән, әнисе авыл Советы секретаре булган.

Ләлә Сәлим кызының гаиләсе зур. Ире, Дөбъяз мәктәбе укытучысы Ислам Батырханов белән алар өч кыз үстерәләр. Ләйлә - студент, Ләйсән белән Гүзәлия - мәктәп укучылары. Ләлә Батырханова, заманның күпчелек хатын-кызлары кебек, коллектив җитәкчесе буларак, эшендә дә, йорт хуҗабикәсе буларак, өендә дә барысына да өлгерергә тырыша.

Соңгы көннәрдә почта бүлекләрендә кызу чор. Киләсе елга вакытлы матбугатка язылу бара.

Бу почта эшчәнлеген чагылдыручы иң мөһим күрсәткечләрнең берсе. Редакция өчен исә безнең газетага ничек язылулары әһәмиятле. Бу эштә без авыл җирлекләре һәм почта бүлекчәләре белән хезмәттәшлек итәбез. 2014 нче елның беренче ярты елына район газетасына иң күп заказлар Дөбъяз авыл җирлегендә булды. Ләлә Батырханова җитәкчелегендә эшләүче "Дөбъяз" почта элемтәсе бүлегендә алты хат ташучы һәм бер оператор хезмәт куя. Бүгенге көнгә алар "Биектау хәбәрләре" - "Высокогорские вести"га язылу буенча 270 тән күбрәк заказ теркәгәннәр.

Ләлә Батырханова әлеге коллективны унынчы елын җитәкли. Таләпчәнлек, пөхтәлек, тупланганлык аңа эшне почта хезмәткәрләре алдында торган җаваплы бурычларны тиешле срокларда башкарып чыгарлык итеп оештырырга мөмкинлек бирә.

Әле өстәвенә Ләлә Сәлим кызы - финанс мәсьәләсендә дә тәҗрибәле белгеч. Почтага килгәнче ул районның финанс бүлегендә, сов-хозда экономист, мәктәптә бухгалтер булып эшләгән кеше. Аның авыл кешеләренә хас хезмәт чыныгуы узуы сизелә. Тумышы белән Мәмдәлдән. Әтисе - тракторчы һәм шофер, гомере буе колхозда эшләгән, әнисе авыл Советы секретаре булган.

Ләлә Сәлим кызының гаиләсе зур. Ире, Дөбъяз мәктәбе укытучысы Ислам Батырханов белән алар өч кыз үстерәләр. Ләйлә - студент, Ләйсән белән Гүзәлия - мәктәп укучылары. Ләлә Батырханова, заманның күпчелек хатын-кызлары кебек, коллектив җитәкчесе буларак, эшендә дә, йорт хуҗабикәсе буларак, өендә дә барысына да өлгерергә тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев