Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Эльвера Әхмәдуллина: «Ваклыклардан өстен булып һәрчак яхшылык кыларга кирәк»

22 апрель көнне Казанда Татарстан Республикасы халыкларының III Съезды узачак. Чара соңгы тапкыр 10 ел элек үткәрелгән. Республиканың һәр районы съездга үз делегатларын тәкъдим итәчәк. Бүген без Биектау районы делегациясе вәкилләре белән таныштыручы циклыбызны башлап җибәрәбез. Алар арасында- Ринат Сабирҗанов, Рафис Газизов, Гөлсинә Шакирова, Наталья Валиуллина, Сәлимә Юнысова, Гүзәл Равилова,...

22 апрель көнне Казанда Татарстан Республикасы халыкларының III Съезды узачак. Чара соңгы тапкыр 10 ел элек үткәрелгән. Республиканың һәр районы съездга үз делегатларын тәкъдим итәчәк. Бүген без Биектау районы делегациясе вәкилләре белән таныштыручы циклыбызны башлап җибәрәбез. Алар арасында- Ринат Сабирҗанов, Рафис Газизов, Гөлсинә Шакирова, Наталья Валиуллина, Сәлимә Юнысова, Гүзәл Равилова, Оксана Иванова, Эльвера Әхмәдуллиналар бар. Һәрберсе җирлектә төрле милләт вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтнең үсешенә үзеннән зур өлеш кертә. Беренче мәкаләбез Каенлык авыл җирлеге башлыгы Эльвера Әхмәдуллинага багышлана.

Аның кебекләр хакында спорт сөюче дә, комсомолка да һәм чибәр хатын-кыз үрнәге дә, диләр. Балачактан Эльвера Әхмәдуллина әлеге гыйбарәгә тугры булып яши. Бар өлкәдә дә әйдәп баручы, ул һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә ашыга. Барысы да яшьлек чорларыннан килә, ди.

- 5 сыйныфта укыганда мин бик каты авырып киттем. Миндә бик сирәк авыру таптылар, ул кан аша киткән. Өске теш казнасы остеомиелиты башланды. Мин бик озак Дөбьяз хастаханәсендә яттым. Минем табибым Люция Гайнетдинова мине чын мәгънәсендә коткарды, дип искә ала Эльвера Әхмәдуллина

Тормышының әлеге мизгеле чын-чынлап борылыш чоры булып тора. Эльвера алга таба кешеләргә бары тик ярдәмлек күрсәтәчәкмен, дип вәгъдә бирә. Һөнәр итеп теш технигы хезмәтен сайлый. Укуны тәмамлагач кияүгә чыга, ике сабыйга тормыш бүләк итә, бер генә көнен дә эшсез уздырмый. Шул чак илдә үзгәртеп кору чоры башлана. Эш белән авырлыклар туа. Эльвера Шәйхулла кызы өчен илһам чишмәсе, гаиләсе төп терәк, таяныч була катлаулы мизгелләрдә. Уртак фикер белән, укуны дәвам итәргә кирәклеген ассызыклыйлар. Эльвера педагогия университетына укырга керә. Анла белем алган вакытта Каенлык мәктәбендә балаларга татар теле һәм әдәбияты фәнен дә укыта.

- Күңелдә мин барыбер мөгаллим икәнлегемне сиздем. Мин балаларны аңлыйм, ике буын арасындагы үзара мөнәсәбәтне тоям.Шуңа үземне педагогикага багышларга карар кылдым, - дип сөйли ул.

10 елдан артык Эльвера Шәйхулла кызы мәгариф өлкәсендә хезмәт куеп, зур тормышка бер генә чыгарылыш укучыларын озатмый. Ул елларны аеруча җылылык белән искә ала, хатирәләр исә күздә яшь тамчыларына әверелә. Тирә-якны тагын да гүзәл итү максатын ул укучыларында да тәрбияли. Укучылары белән авылларында чишмәне реставрацияләүне горурлык хисе белән искә ала.

- Мин сыйныф җитәкчесе идем. Балалар белән берничә класс сәгатен чишмәне тергезү эшенә багышладык. Буядык, чәчәкләр утырттык.

Безгә моны беркем дә әйтмәде, сорамадылар да. Ул күңел халәте иде , -дип уртаклаша Эльвера Әхмәдуллина.

Мөгаллимлек хезмәтендә күп кенә дәрәҗәләргә ирешкәч, ул юлын дәвам итәргә карар кыла. 2006 нчы елда Каенлык авыл җирлеге башлыгы була. Башта бик куркыныч булганын яшерми. Ләкин авырлыклар алдында туктап кала торган итеп яратмый аны Хак Тәгалә. Иң беренче эш итеп халык белән таныша. Үз җирлегендә төрле милләт вәкилләренең тату яшәвенә сөенеп туймый ул. Үзара хөрмәт хисе -зур шатлык.

Эльвера Әхмәдуллина замана хатын-кызы нинди булырга кирәклеген үз үрнәгендә күрсәтә. Ул башкарган һәр вазыйфасына намус белән карый: хезмәткәрләр дә, гаилә әгъзалары да аның күз уңында. Актив, акыллы, хезмәт сөючән Эльвера Әхмәдуллина кешеләрне магнит кебек тарта. Аның өчен яшәешнең төп девизы: ваклыклардан өстен булып һәрчак яхшылык кыларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев