Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәйге җиңүчесен яз үзе билгели (+ФОТО)

Хатын-кыз - укытучы, хисапчы, пешекче, бакчачы, табибә, сыер савучы һәм тагын бик күп һөнәрләргә ия алар. Ә аларның матурлыгы, булганлыгы, уңганлыгы турында әйткән дә юк инде. Моның шулай икәненә без "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" исемле республика бәйгесенең зона турында тагын бер кат инандык. Әлеге бәйге Республикада 1998 елдан...

Хатын-кыз - укытучы, хисапчы, пешекче, бакчачы, табибә, сыер савучы һәм тагын бик күп һөнәрләргә ия алар. Ә аларның матурлыгы, булганлыгы, уңганлыгы турында әйткән дә юк инде.
Моның шулай икәненә без "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" исемле республика бәйгесенең зона турында тагын бер кат инандык. Әлеге бәйге Республикада 1998 елдан уздырыла. Мәртәбәле бәйгедә Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән уңган ир-егетләр һәм булган хатын-кызлар катнаша. Республика бәйгесе, иң беренче чиратта, иҗтимагый тормышның һәр тармагында зур уңышларга ирешкән гүзәл затларыбызны халыкка күрсәтү һәм танытуны максат итеп куя. Актив тормыш рәвеше алып баручы гүзәл затларыбызның җәмгыятьтә тоткан урынын, фидакарь хезмәтен күрсәтүче мәртәбәле бәйге ул.
Бүген 14 февраль Биектау районының үзәк мәдәният сараенда "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" исемле республика бәйгесенең зона турына йомгак ясалды. Анда республиканың Арча, Апас, Әтнә, Балтач, Биектау, Лаеш, Кукмара, Саба, Питрәч, Теләче районнары катнашты.
Бәйгенең "Хатын-кыз - ана", "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият", "Язмышым - һөнәрем", Хатын-кыз - җитәкче", "Хатын-кыз - ел үрнәге", "Өлкән яшьтәге герой" дип аталган номинацияләре буенча гүзәл затлар көч сынашты. Республика бәйгесендә ике номинация көчле иңен куеп, хатын-кызга терәк булып яшәүче ир-атлар өчен билгеләнгән иде. "Мәрхәмәтле йөрәкле ир-егет", "Ир-егет - җитәкче" номинациясендә мәрхәмәтле, миһырбанлы, чын күңелдән хәйриячелек белән шөгыльләнүче көчле ир-атлар ярышты. Бәйгедә катнашкан 34 кешегә 11 районнан барлыгы 547 кеше теләктәшлек белдереп, алар өчен җан атып чыгыш ясады.
Биектау районы өч номинациядә тәкъдим ителде. "Өлкән яшьтәге герой" дип аталган номинациядә Мәмдәл авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлсинә Шакирова чыгыш ясады. Гөлсинә ханым 40 елга якын авыл халкына мәдәни хезмәт күрсәтә, авылдашларын рухландырып яши. 2014 елдан "Ак калфак" район иҗтимагый оешмасын җитәкли. Гөлсинә Шакирова чыгышында туган җиргә, туган телгә, милли мәдәниятка, халкыбызның гореф-гадәтләренә, милли бәйрәмнәренә карата мөнәсәбәте тирән чагылыш алган.
"Балкыш" балалар иҗат үзәгендә бию түгәрәкләре алып баручы Екатерина Холинаны Биектау районы халкы "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" номинациясе буенча тәкъдим иткән. Ул бик җитез, дәртле, максатчан кеше. "Һәрвакыт ярдәмгә килергә ашкынып торучы, янәшәдәгеләргә күтәренке кәеф бүләк итүче бик позитив кеше ул", диләр аның турында укучылары. Екатерина Холина "Мандарин" балалар бию коллективын җитәкли. Әлеге коллектив халыкара бәйгеләрдә һәм фестивальләрдә катнашып мәртәбәле урыннар ала. Күптән түгел ул республикада "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" эшчәнлегендә дә актив катанаша башлады.
"Хатын-кыз - ана" номинациясендә 5 балалы ана Елена Агеева чыгыш ясады. Агеевлар гаиләсе тумышлары белән Казанныкы булсалар да, Калинино авылында төпләнеп яшәргә булганнар. Алар бүген 3 ул, 2 кыз үстерәләр. Агеевлар еш кына республика һәм район күләмендә уздырыла торган иҗади бәйгеләрдә катнашып җиңүче исеменә дә лаек булалар. Гаиләдә күркәм гадәтләр урнашкан: алар бергәләп кичләрен китап укыйлар, спорт белән шөгыльләнәләр, бергәләп өй эшләрен башкаралар. Әлеге бәйгедә ясаган чыгышлары да залда бер генә кешене дә битараф калдырмады.
Биектау районы бәйгедә үзен тәкъдим итәргә дип хуплаган кешеләрнең һәрберсе хакында аерым тукталып, озаклап сөйләп булыр иде. Араларында тормыш йөген бик озак тарткан ак яулыклы әбиләр дә, хатын-кыз дигән олы вазыйфага әле күптән түгел "керешкән" яшь ханымнар да җитәрлек. Без аларга мәртәбәле бәйгедә барытик җиңүгә ирешүләрен генә телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев