Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ЕГРП һәм ГКНнан мәгълүматларны Интернет аша алырга мөмкин

Гражданнар Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә мөрәҗәгать итә торган кирәкле дәүләт хезмәтләренең берсе булып күчемсез милеккә һәм алар белән килешүләргә хокукларны Бердәм дәүләт теркәве реестрыннан (алга таба - ЕГРП) мәгълүматларны алу тора. 2011 ел эчендә Идарә тарафыннан ЕГРПдан 2,5 миллион мәгълүмат алынган. 2011 нче елның мартыннан башлап, Идарә ЕГРПдан электрон...

Гражданнар Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә мөрәҗәгать итә торган кирәкле дәүләт хезмәтләренең берсе булып күчемсез милеккә һәм алар белән килешүләргә хокукларны Бердәм дәүләт теркәве реестрыннан (алга таба - ЕГРП) мәгълүматларны алу тора.

2011 ел эчендә Идарә тарафыннан ЕГРПдан 2,5 миллион мәгълүмат алынган.

2011 нче елның мартыннан башлап, Идарә ЕГРПдан электрон төрдә мәгълүматлар бирү буенча проектны гамәлгә ашыруда актив катнаша. Инде хәзердән үк бирелә торган теркәлгән күчемсез милеккә хокуклар һәм алар белән килешүләр турындагы барлык мәгълүматның өчтән береннән артыгын электрон төрдәге мәгълүматлар тәшкил итә.

Хәзерге вакытта әлеге дәүләт хезмәте Росреестрның рәсми Интернет-порталы аша (алга таба - Портал) гамәлгә ашырыла.

ЕГРПдан яки ГКНнан электрон төрдә мәгълүматларны сорату өчен Порталга www.rosreestr.ru адресы буенча "Электронные услуги" бүлегенә керергә, алга таба запросның төрен сайларга һәм катлаулы булмаган форманы тутырырга кирәк. Соңыннан запроста күр-сәтелгән электрон почта адресына гариза номеры һәм түләү коды күрсәтелгән хат җибәреләчәк. Мәгълүматлар җибәргән өчен түләүне "Qiwi кошелек" түләү системасы ярдәмендә, пластик карта белән яки "Qiwi" терминаллары аша түләргә мөмкин. Запрос үтәл-гәннән соң аны Порталда, запросны формалаштырганда бирелгән кодны күрсәтеп, сакларга (скачать) була.

Шул рәвешле, мәсәлән, аерым затның үзендә булган РФ территориясендә күчемсез милеккә хокуклары турында өземтәгә түләү физик зат өчен кәгазь төрдә 1500 сум тәшкил итә, электрон формада - 600 сум, юридик затлар өчен - 2500 һәм 900 сум.

Моннан тыш, электрон төрдә мәгълүматлар бирүнең срогы барлыгы өч эш көнен тәшкил итә (кәгазь төрдә - 5 көн).

Хәзерге вакытта әлеге электрон хезмәттән барыннан да ешрак, гражданнар, арбитраж ида-рәчеләре һәм күчемсез милек агентлыклары файдалана, аларга алынган күчемсез милек объекты турында мәгълүматны, бигрәк тә аңа арест салыну-салынмавын, әлеге объект буенча нинди тыюларның һәм чикләүләрнең булу-булмавын белү өчен кирәк.

БЕЛЕШМӘ

Росреестр Порталында шулай ук түбәндәге электрон мөмкинлекләр бар:

Реклама

- Росреестрның теләсә кайсы офисында кабул ителүгә он-лайн язылу мөмкинлеге;

- он-лайн режимында күчемсез милек объектлары буенча белешмә мәгълүмат;

- сорау (запрос) статусын тикшерү;

- күчемсез милек хокукын теркәү өчен мәгълүматларны алдан әзерләү;

- күчемсез милек хокукын теркәү турында гариза бирү;

- күчемсез милек объектларын дәүләт кадастр учетына кую;

- электрон документны тикшерү.

Ачык кадастр картасы, анда теләге булган һәркем, эзләү критерийларын файдаланып, үзенең җир участогын карый ала, моның өчен җир участогы турында кадастр номерын яки объектның адресы турындагы мәгълүматларны кертергә кирәк. Эзләү уңай нәтиҗә биргәндә картада җир участогы, шулай ук аның турындагы гомуми мәгълүмат (кадастр бәясе, мәйданы, категориясе, статусы һәм башкалар) күренер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X