Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Егетләр хәрби хезмәткә теләп китә

Татарстанда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итә. "Хәрби хезмәткә яраклы" мөһерен районыбызның бик күп егетләре алырга өлгерде дә инде. Алмаз Дерзилов яңа гына комиссия үтте. Табибларның аның сәламәтлегенә карата бернинди дәгъвасы, шиге дә юк. Тиздән Алмаз Россия дәүләт хокук университеты дипломын алачак һәм хәрби...

Татарстанда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итә. "Хәрби хезмәткә яраклы" мөһерен районыбызның бик күп егетләре алырга өлгерде дә инде.
Алмаз Дерзилов яңа гына комиссия үтте. Табибларның аның сәламәтлегенә карата бернинди дәгъвасы, шиге дә юк. Тиздән Алмаз Россия дәүләт хокук университеты дипломын алачак һәм хәрби хезмәткә китәчәк. Аны һава десанты гаскәрләренә билгеләделәр. Ул нибары 1 ел дәвамында гына туганнарыннан, якыннарыннан аерылып торачак. Биектау районы егетләре Калининградтан Владивостокка кадәр булган хәрби частьләрдә хезмәт итәчәк.
"Егетләр Ватан алдындагы бурычларын үтәргә тиеш, - ди Биектау районы хәрби комиссары Александр Найденов. - Бүгенгә беренче чакырылыш кампаниясе бара. Безне бигрәк тә куандырганы - егетләр барысы да хезмәт итү теләге белән килә. Без бирегә беркемне дә көчләп китермәдек".
27 яшькә кадәр хезмәт итүдән качып йөргән ир-егетләр дә хәрби комиссариатка хезмәт итү теләге белән килә. Андыйларны биредә бик шатланып кабул итәләр. 2014 елдан мөһим булмаган субъектив сәбәпләр аркасында хезмәт итүдән качып йөргән егетләргә хәрби билет бирү закон нигезендә туктатылды. Хәрби билет урынына алар гади белешмә генә алды.
"Мондый егетләр киләчәктә эчке эшләр министрлыгына караган структураларда, дәүләт органнарында эшкә урнашу мөмкинлеген югалта. Үзенең киләчәге турында төптән уйлаган кеше, әлбәттә, хезмәт итү ягында", - диде хәрби комиссар.
Биектау районының кайбер егетләре хәрби частьләргә хезмәт итәргә түгел, ә эшкә китәчәк. Мондый мөмкинлек югары уку йортын тәмамлаган егетләргә генә бирелә. Икенче төрле әйткәндә, алар контракт буенча хәрби частьләргә эшкә урнашалар. Хезмәт хакы да 50 мең сум һәм аннан да югарырак. Кырымга китүче егетләр аерым категория буенча сайлап алынды. Кырымдагы Биектау районы шефлыкка алган хәрби частькә хезмәткә алынучылар 20 майда китәчәк. Мондый шөһрәткә барытик Биектауның иң тәртипле һәм җаваплы дип табылган егетләре генә лаек булды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев