Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ДИРЕКТОР ТУРЫНДА ИСТӘЛЕК

"Красная заря" җитештерү авыл хуҗалыгы кооперативының элекке директоры Нәҗип Исмәгыйль улы Хәбибуллинга багышланган Истәлек тактасы шушы хуҗалык конторасына куелды һәм октябрь аендагы көннәрнең берсендә ачылды. Чарада районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Н.И.Хәбибуллин "Красная заря"га 1982 нче елдан 2011 нче елның ноябренә кадәр алмашсыз - даими җитәкчелек итте. Ул безнең...

"Красная заря" җитештерү авыл хуҗалыгы кооперативының элекке директоры Нәҗип Исмәгыйль улы Хәбибуллинга багышланган Истәлек тактасы шушы хуҗалык конторасына куелды һәм октябрь аендагы көннәрнең берсендә ачылды. Чарада районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Н.И.Хәбибуллин "Красная заря"га 1982 нче елдан 2011 нче елның ноябренә кадәр алмашсыз - даими җитәкчелек итте. Ул безнең райондагы хезмәт эшчәнлеген агроном-мелиоратор булып башлап җибәрде, аннары баш агроном булды. Директор булып эшләгәндә Нәҗип Исмәгыйль улы игенчелек культурасын үстерүгә, басуларның уңдырышын, терлекчелекнең продуктлылыгын арттыруга күп көчен сарыф итте. Кешеләр турында кайгыртуы белән ул хуҗалык хезмәткәрләренең һәм Шуман авыл җирлегенә караган авылларда яшәүчеләрнең тирән хөрмәтенә лаек булды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев