Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Чыпчыкта зур бәйрәм

Чыпчык авыл клубында Гаилә көненә багышланган бик матур бәйрәм узды. Сигез гаилә, гаилә традицияләре турында сөйләү, балалар тәрбияләү серләре белән уртаклашу өчен, «түгәрәк өстәл» артына җыелды. Бу көнне авыл мәдәният йортында өлкән буын кашеләреннән гыйбрәт алырлык күп нәрсәләр турында ишеттек, чөнки бәйрәмдә катнашучылар арасында Чыпчык авылының иң хөрмәтле кешеләре иде....

Чыпчык авыл клубында Гаилә көненә багышланган бик матур бәйрәм узды.
Сигез гаилә, гаилә традицияләре турында сөйләү, балалар тәрбияләү серләре белән уртаклашу өчен, «түгәрәк өстәл» артына җыелды. Бу көнне авыл мәдәният йортында өлкән буын кашеләреннән гыйбрәт алырлык күп нәрсәләр турында ишеттек, чөнки бәйрәмдә катнашучылар арасында Чыпчык авылының иң хөрмәтле кешеләре иде. Мәсәлән, Фирдәүс Габдрахман кызы һәм Исмәгыйль Нургали улы Мөхәммәдиевлар озак еллар авыл җирлегендә эшләделәр, Чулпан Камил кызы һәм Камил Шамил улы Гыйльфановлар - берничә буын чыпчыклыларны тәрбияләгән укытучылар һәм башкалар.
Гаилә көненә багышланган кичә бик матур, эчкерсезлек, дуслык, гадилек һәм мәхәббәт рухында узды. Бу чара уңаеннан стендлар әзерләнде, аларга гаилә парлары турында материаллар һәм фотодокументлар урнаштырылды. Яшь парлар берничә дистә ел никахта яшәүчеләрнең киңәшләрен тыңлады.
Бәйрәмне алып баручылар - китапханә мөдире Илһамия Нигъмәтҗанова һәм авыл клубының сәнгать җитәкчесе Надежда Аракчеева аны бу кичәгә авыл клубына килүчеләр өчен онытылмаслык итәргә тырыштылар. Һәм кичәбез, дөрестән дә, матур, файдалы, тирән эчтәлекле килеп чыкты, ул тамашачылар күңелендә озак сакланыр дип уйлыйбыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев