Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Чистарту эшенә керешәбез

Биектау районында 15 апрельдән 15 июньгә кадәр территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту икеайлыгы узачак. Шушы вакыт эчендә милекнең барлык төрләренә караган оешмаларга, предприятиеләргә, авыл җирлекләренә беркетелгән территорияләрне карлар эрегәннән соң ачылган җитештерү һәм көнкүреш калдыкларыннан чистартып кына калмаска, ә бәлки тиешле тәртиптә дә тотарга кирәк булачак. Агачлар һәм куаклар утырту,...

Биектау районында 15 апрельдән 15 июньгә кадәр территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту икеайлыгы узачак.

Шушы вакыт эчендә милекнең барлык төрләренә караган оешмаларга, предприятиеләргә, авыл җирлекләренә беркетелгән территорияләрне карлар эрегәннән соң ачылган җитештерү һәм көнкүреш калдыкларыннан чистартып кына калмаска, ә бәлки тиешле тәртиптә дә тотарга кирәк булачак. Агачлар һәм куаклар утырту, чәчәк түтәлләре ясау, урман аланнарын, юл тирәләрен, сулыкларның яр буйларын чистарту, инеш-чишмәләрне, зиратларны тәртипкә китерү, балалар мәйданчыкларын ремонтлау - безнең районда ике айда менә шушы һәм башка эшләрне тормышка ашыру планлаштырыла. Гадәтләнгән җыештыру көннәре чәршәмбедә уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев