Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Чират тору бөтенләй мәҗбүри түгел

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре иң кирәклеләрнең берсе булып торалар. Көн саен әлеге ведомство офисларына меңләп граждан мөрәҗәгать итә. Кагыйдә буларак, "тере чират" тәртибендә дәүләт хезмәтләрен алырга теләүче мөрәҗәгать итүчеләрнең төп агышы көннең беренче яртысына туры килә: күп кенә гражданнар искечә фикер йөртә, ягъни никадәр...

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре иң кирәклеләрнең берсе булып торалар. Көн саен әлеге ведомство офисларына меңләп граждан мөрәҗәгать итә.
Кагыйдә буларак, "тере чират" тәртибендә дәүләт хезмәтләрен алырга теләүче мөрәҗәгать итүчеләрнең төп агышы көннең беренче яртысына туры килә: күп кенә гражданнар искечә фикер йөртә, ягъни никадәр иртә килсәң, белгечкә кабул ителүгә шулкадәр иртәрәк эләгәсең дип. Кире җавап алганнан соң, күпләр сарыф ителгән вакыт өчен ризасызлык белдерә башлый.
Берничә ел элек булган кебек, иртә таңнан чират алу, чыннан да, мәҗбүри түгел. Хәзерге вакытта документлар бирү - дәүләт теркәвенә сделкалармы яисә ЕГРП дан мәгълүматлармы - теләсә кайсы кулай вакытта, иртәнге сәгатьләрдә генә түгел, шимбә көнне дә мөмкин. Чиратта басып тормыйча гына белгечкә ничек эләгү турында тагын да тулырак итеп ТР буенча Росреестр Идарәсенең Биектау территориаль бүлеге начальнигы Фәрит Хөсәен улы Нәҗмиев сөйли.
- Фәрит Хөсәенович, Идарәгә мөрәҗәгать итүче гражданга шәхси вакытын экономияләргә мөмкинлек бирүче нинди юллар бар?
- Төрле юллар бар. Мәсәлән, белгечкә кабул ителүгә телефон аша язылырга мөмкин. Шулай да мин үзебезнең гражданнарга безгә Интернет бирә торган мөмкинлекләрдән файдаланырга киңәш итәм. Аерым алганда, безнең Идарә "алдан язылу" хезмәте күрсәтә, ул Интернет аша башкарыла. Әйтергә кирәк, узган елның мартыннан башлап, Идарәнең теләсә кайсы территориаль бүлегендә Интернет аша язылырга мөмкин. Күргәнегезчә, шәхси вакытының кадерен белүче һәр гражданинның өеннән Һәм эш урыныннан чыкмыйча гына үзе өчен кулай вакытта белгечкә язылу мөмкинлеге бар.
- Ә моның өчен нәрсә әшләргә кирәк?
- Барыннан да бигрәк, Идарәнең www.rosreestr.org Интернет-сайтында "Алдан язылу" бүлегендә теркәлергә. Аннан соң хезмәтнең битендә мөрәҗәгать итүче мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итүенең максатын, документлар бирергә яки әзер документлар алырга тиешле Идарәнең структур бүлекчәсен (күчемсез милек объектының нинди территориягә каравын исәпкә алып), шулай ук теләгән вакытны билгели. Әгәр кирәкле мәгълүмат дөрес кертелгән очракта, система тарафыннан башкарылган язуны раслаучы талон бастырырга киңәш ителә. Талон бастыру мәҗбүри түгел - барлык Интернет аша язылучыларның исемлеге администраторда була.
- Әгәр мөрәҗәгать итүче нинди дә булса сәбәпләр белән алдан языла алмаса яки өлгермәсә, ә документларны бүген бирергә кирәк булса?
- Бу очракта ул гадәти тәртиптә мөрәҗәгать итә ала, ягъни "тере чират" тәртибендә. Яисә "агымдагы язылу" кебек хезмәттән файдалана ала. Аның асылы шуннан гыйбарәт: гражданин безнең хезмәткә иртәдән, мәсәлән, эш башланыр алдыннан мөрәҗәгать итеп, көннең икенче яртысына кабул ителүгә язылу мөмкинлегенә ия була. Димәк, аңа чиратта утырырга туры килмәячәк. ЕГРП дан выписка алуга килгәндә, хәзерге вакытта бу дәүләт хезмәте электрон төрдә тулысынча мөмкин - аңа www.rosreestr.ru Росреестр порталы аша заказ бирергә һәм аны алырга мөмкин. Шул рәвешле, безнең ведомствога килү зарурлыгы үзеннән-үзе бетә. Белешмәләр өчен телефон: 8(84365) 2-37-37.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев