Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Чиккән кәләпүшләрендә күңел бизәкләре

Дөбъяз авылында "Экоскин" җаваплылыгы чикле ширкәте үз эшчәнлеген уңышлы гына алып бара. Биредә үз эшләренең чын осталары эшли. Коллективның иң популяр продукциясе булып чигелгән күн читекләр һәм татар түбәтәйләре тора. Бу предприятиенең тарихы бик бай һәм күптәнге. Узган гасырның 20 нче еллары азагында Казанда, Арчада, Питрәч һәм Дөбъяз районнарында эре...

Дөбъяз авылында "Экоскин" җаваплылыгы чикле ширкәте үз эшчәнлеген уңышлы гына алып бара.

Биредә үз эшләренең чын осталары эшли. Коллективның иң популяр продукциясе булып чигелгән күн читекләр һәм татар түбәтәйләре тора.

Бу предприятиенең тарихы бик бай һәм күптәнге. Узган гасырның 20 нче еллары азагында Казанда, Арчада, Питрәч һәм Дөбъяз районнарында эре кооператив артельләр оеша. 1961 нче елда алар Арча һәм Дөбъяз милли аяк киемнәре фабрикалары итеп үзгәртелә. 90 нчы елларда, үзгәрешләр һәм реформалар башлангач, күпмедер вакытка ябылып тора. Бәхеткә, әлеге кабатланмас халык һөнәренең югалуына юл куймаучы кеше табыла, бу - Арча фабрикасының экс-директоры Илдус Гайнетдинов, ул "Экоскин" җа-ваплылыгы чикле ширкәтен оештырып, аның эшен яңадан торгызып җибәрде. Хәзер бу предприятие киләчәккә зур планнар корып, уңышлы эшләвен дәвам итә.

- Без 2013 нче елда Казанда узачак Универсиадада катнашучыларны һәм кунакларны милли стильдә эшләнгән оригиналь сувенирлар белән сөендерергә җыенабыз, - ди ширкәт директоры Илдус Хазимуллович.

Читекләрдән тыш биредә чигелгән матур-матур татар түбәтәйләре дә әзерлиләр. Бу һөнәр белән утыз елдан артык Гөлсинә Гайфуллина да шөгыльләнә. Предприятие белән бергә ул төрле вакытларны кичерә. Милли аяк киемнәре цехын япкач, хатын-кызлар, шул исәптән Гөлсинә дә эшсез кала, аларга башка җирләрдән кәсеп эзләргә туры килә. Гөлсинә күпмедер вакыт кирпеч заводында хезмәт куя, әмма түбәтәйләр тегү-чигүне ташламый, яраткан эше белән өйдә буш вакытында шөгыльләнә. Аларны танышлары, туганнары сората, бер өлешен сатарга да туры килә, шул рәвешле гаилә бюджеты тулылана. Ә предприятие яңадан эшли башлагач, Гөлсинәне беренчеләрдән булып элеккеге урынына чакыралар. Инде эшсез йөрүнең нәрсә икәнен үз җилкәсендә татыган ханым булган эш урынын югалтырга теләми, башта яңа оешкан ширкәтнең бер көнлек кенә түгел, ә аягында нык басып торуына ышангач кына, бирегә килеп, яраткан хезмәтенә тотына. Узган елның сентябрь азагында Дөбъязда уздырылган Авыл көнендә "Экоскин" ширкәте үзе эшләп чыгарган әйберләр күргәз-мәсен оештырган иде, анда куелган чигелгән чүәкләр, читекләр матурлыклары һәм аларны эшләп чыгаручыларның осталыгы белән шаккатыра һәм сокландыра. Шушында ук Гөлсинә Гайфуллина кабатланмас бизәкләрнең ничек чигелүен күрсәтте. Барысы да аның оста кулларының тиз һәм ышанычлы хәрәкәтләрен кызыксынып күзәттеләр, ә күргәз-мәгә ул әзерләгән түбәтәйләр куелган иде.

Гөлсинә - предприятиедә алдынгы хезмәткәр, гаиләсендә - уңган хуҗабикә, кайгыртучан әни. Ул йортын үрнәк тәртиптә тота, анда ямь һәм гүзәллек тудыра. Аның ире Таһир Гайфуллин да йорт җанлы кеше, аны алтын куллы оста дип әйтергә мөмкин. Таһир - төзүче, ул бу өлкәдәге бөтен белгечнең эшен уңышлы башкара ала.

Реклама

Тату, эш сөючән гаилә - җәмгыятьнең нигезе. Шундый гаиләләр күбрәк булсын иде.

Гөлсинә кайчандыр милли аяк киемнәре фабрикасына эшкә килүенә һич тә үкенми, чөнки ул чиккән матур әйберләр кирәк һәм файдалы гына түгел, алар кешеләрнең кәефен күтәрә, күңелен җылыта.

С. ШАКИРОВА.

Рәсемнәрдә: Гөлсинә Гайфуллина чигү процессын күрсәтә; ул чиккән түбәтәйләр.

А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X