Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Чернышевка авыл җирлегендә “Тәҗрибәгә чикләр юк” программасы узды (+ФОТО)

Район җитәкчеләре яхшы тәҗрибә белән уртаклашуны дәвам иттерәләр. Бу юлы "Тәҗрибәгә чикләр юк" программасы кысаларында чираттагы очрашу Чернышевка авыл җирлегендә узды. Программаның беренче пункты булып Каймар авылында авыл җирлегенә хезмәт итәчәк янгын сүндерү бүлеген ачу тантанасы булды. Чарада район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да катнашты. Аннан соң делегация әгъзалары 600 баш...

Район җитәкчеләре яхшы тәҗрибә белән уртаклашуны дәвам иттерәләр. Бу юлы "Тәҗрибәгә чикләр юк" программасы кысаларында чираттагы очрашу Чернышевка авыл җирлегендә узды.

Программаның беренче пункты булып Каймар авылында авыл җирлегенә хезмәт итәчәк янгын сүндерү бүлеген ачу тантанасы булды. Чарада район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да катнашты.

Аннан соң делегация әгъзалары 600 баш кәҗә асрый торган фермага юл тоттылар. Ферма хуҗалары эшчәнлекләрен кайчандыр 200 баш кәҗәдән башлаган булганнар. Хәзерге вакытта 600 кәҗәнең 260ын савалар һәм алардан көненә 400 литр сөт алалар икән.

Шуннаң соң чарада катнашучылар чернышевканың мәдәният йортын карадылар. Мәдәният йорты начар хәлдә. Берничә ел инде аны капиталь төзекләндерү программасына кертергә тырышалар. Тик чират кына һаман килеп җитми икән.

Шулай ук программа кысаларында балалар бакчасы һәм мәктәпне читтә калдырмадылар. Балалар бакчасы да начар хәлдә. Аның ТРның балалар бакчаларын төзекләндерү программасына кертү үтенече белән район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка хат юллаган да икән инде.
Ә менә мәктәп иске булуына да карамастан андагы чисталык һәм пөхтәлек белән аерылып тора. Мәктәп директорының әлеге вазыйфада ике генә ел эшләвенә генә дә карамастан яхшы нәтиҗәләр булуын чарада катнашучылар ассызыклап үттеләр.

Барлык күргәннәргә мәктәптә йомгак ясадылар. Авыл җирлегендә әле шактый гына эшләр эшләргә кирәклеге турында әйтелде.

Соңыннан барабанны әйләндереп нәкъ бер айдан "Тәҗрибәгә чикләр юк" программасының кайда буласы ачыкланды. Жирәбә Дөбьяз авыл җирлегенә чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев