Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Чәчәкләр куандырсын

Агымдагы атнаның дүшәмбесендә узган зур киңәшмәдә районның хезмәт коллективлары җитәкчеләре алдына төзекләндерү мәсьәләләренә игътибарны арттыру бурычы куелды. Оешма урнашкан биналарның әйләнә-тирәсен чисталыкта, тәртиптә тоту гына җитми, ә яшелләндерү, чәчәк түтәлләре ясау турында да кайгыртырга кирәк. Биектау авылының өч километрга сузылган Большая Красная урамын, участокларга бүлеп, оешмаларга беркетәчәкләр. Биредә чәчәклекләр, кече...

Агымдагы атнаның дүшәмбесендә узган зур киңәшмәдә районның хезмәт коллективлары җитәкчеләре алдына төзекләндерү мәсьәләләренә игътибарны арттыру бурычы куелды.
Оешма урнашкан биналарның әйләнә-тирәсен чисталыкта, тәртиптә тоту гына җитми, ә яшелләндерү, чәчәк түтәлләре ясау турында да кайгыртырга кирәк.
Биектау авылының өч километрга сузылган Большая Красная урамын, участокларга бүлеп, оешмаларга беркетәчәкләр. Биредә чәчәклекләр, кече архитектура формалары һәм әйләнә-тирәне ямьләндерә торган башка әйберләр барлыкка килергә тиеш. Яңа "Бәләкәч" балалар бакчасы үзенә беркетелгән территорияне тәртиптә тотуның матур үрнәге сыйфатында мисал итеп китерелде. Биредә яшь куаклар да утыртылган, аллы-гөлле чәчәкләрнең күплеге дә игътибарны җәлеп итеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев