Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөреле китапханәсендә балалар китабы бәйрәме узды

Мартның соңгы атнасы безнең илдә балалар китабы атналыгы буларак билгеләп үтелә. Ул 1943 елда балалар язучысы Лев Кассиль башлангычы белән гамәлгә кергән. Беренче бәйрәмне ул нәкъ шул елның 26 мартында Мәскәүнең Союзлар йортында уздыра. Китап сөюче, укырга яратучы балалар ул вакытта чыгыш ясаган Корней Чуковский, Самуил Маршак, Агния Барто, Сергей...

Мартның соңгы атнасы безнең илдә балалар китабы атналыгы буларак билгеләп үтелә.
Ул 1943 елда балалар язучысы Лев Кассиль башлангычы белән гамәлгә кергән. Беренче бәйрәмне ул нәкъ шул елның 26 мартында Мәскәүнең Союзлар йортында уздыра. Китап сөюче, укырга яратучы балалар ул вакытта чыгыш ясаган Корней Чуковский, Самуил Маршак, Агния Барто, Сергей Михалков әсәрләрен йотлыгып тыңлыйлар. Язучылар балаларга Бөек Ватан сугышы, аталарның батырлыгы турындагы шигырьләрен сөйлиләр, китапның ничек язылуын аңлаталар, балаларның сорауларына җавап бирәләр.
Шул көннән башлап, март ахырында китап атналыгы уздыру матур гадәткә әйләнгән. Бүген дә Китап, Укучы, Язучы һәм Китапханә әлеге бәйрәмнең төп геройлары булып тора. Мәскәүдә туган бәйрәм ил бәйрәменә әверелде. Бәйрәм эстафетасын шәһәрләр һәм авыллар күтәреп алды. 70 ел дәвамында ул китап сөюче балаларның төп бәйрәме булып тора.
Бөреле авыл китапханәсендә дә балаларның язгы каникул көннәрендә китап атналыгы уздырылды. Китапханәдә һәр көнне балалар өчен әдәби викториналар, кызыклы әңгәмәләр, мавыктыргыч бәйгеләр уздырылды. Чара барышында балалар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
Китапханәнең уку залында Бөтендөнья шигырь көненә багышланган шигырь укучылар бәйгесе уздырылды. Ул балалар язучылары һәм аларның иҗатына багышланган иде.
Корней Чуковский иҗатына аерым игътибар бирелде. Язучының тууына быел 135 ел тула.
Балалар китабы атнасы иҗади кичә белән тәмамланды. Анда балалар үзләре укыган китаплар турында фикер алыштылар, шунда ук рәсемнәр бәйгесе дә уздырылды, кайбер укучылар үзләре дә шигырь язып карады. Китап атналыгы яшь китап сөючеләр өчен бик кызыклы үтте. Соңгы көнне аларга истәлеккә китаплар һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев