Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектаулылар Якутиядән кунаклар кабул итте

Районыбызга ерак Якутиядән кунаклар килде. Биектау районының 1 нче мәктәбендә "Укучыларның проект-тикшеренү эшчәнлеген җитәкләү" темасына семинар узды. Ул мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм төрле регионнарда белем бирүче укытучыларның хезмәттәшлеген ныгыту максатында үткәрелде. Бу көнне Биектау укучылары мөгаллимнәр ролендә иде. Алар робот техникасы өлкәсендәге бар тәҗрибәләрен Якутия кунаклары белән дә уртаклашты....

Районыбызга ерак Якутиядән кунаклар килде. Биектау районының 1 нче мәктәбендә "Укучыларның проект-тикшеренү эшчәнлеген җитәкләү" темасына семинар узды. Ул мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм төрле регионнарда белем бирүче укытучыларның хезмәттәшлеген ныгыту максатында үткәрелде.

Бу көнне Биектау укучылары мөгаллимнәр ролендә иде. Алар робот техникасы өлкәсендәге бар тәҗрибәләрен Якутия кунаклары белән дә уртаклашты. Сүз уңаеннан, укучыларның белем һәм осталыгы кунакларны таң калдырды. Алар хәтта, кызыклы мизгелләрне кәгазьгә теркәп, үз республикаларында биектаулылар үрнәгендә эш башларга ниятләделәр. Якутия делегациясенең безнең районга килүенең төп максаты әнә шул тәҗрибә уртаклашу иде.

- Мондый семинарлар Татарстан Республикасың мәгарифне үстерү иституты белән берлектә әзерләнә. Аларның махсус программалары бар. Башка регионнардан делегация килгәндә, алар безнең белән элемтәгә керәләр. Урында инде без чараны уздырабыз, - дип белгеләп үтә Биектау районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Нияз Әхмәтҗанов.

Әлеге семинар рәсми чарага охшамаган иде. "Укучыларның проект-тикшеренү эшчәнлеген җитәкләү" кебек рәсми исеменә карамастан, чара дустанә атмосферада узды. Монда кунакларны җылы каршы алу, талантлы балаларның чыгышлары, уен формасында узган мастер-класслар да үз ролен яхшы үтәде. Партнерлар белән очрашуга укучылар да, укытучылар да җитди карады.

- Әлбәттә, бу дулкынландыргыч. Ләкин без көттек, әзерләндек. Балалар да, коллектив та бар көчен куйды , -дип сөйләде Биектау районының 1 нче мәктәбе директоры Елена Гыйльманова.

Реклама

Мондый рухтагы семинарлар республика куләмендә оештырылды. Моннан алда Якутия кунакларын Казан укучылары кабул итте. Делегатлар сүзләренчә, биектаулылар һич кенә дә башкала укучыларыннан ким түгел. Кайбер урыннарда хәтта югарырак та, дип билгеләделәр.

- Без өч мәктәптә булдык. Сезнең мәктәп, әлбәттә, бик яхшы, алга киткән. Үзебез өчен яңалыклар ачтык. Һәм, әлбәттә, безне җылы каршы алу сокландырды. Безне болай әле беркем дә кабул итмәде, - дип үз хисләре белән уртаклашты якут делегациясе вәкиле Мария Киямова.

Семинарны оештыручылар, чара күркәм гадәткә әверелер дип өметләнә. Хезмәттәшлек географиясе киңәйгәннән-киңәя. Моннан алда мондый очрашулар Киров өлкәсе һәм Марий Эл Республикасы вәкилләре белән узган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев