Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектауда тарихны көрәк белән казып алуның кирәге юк, ул күренеп тора

20 апрельдә Биектау районы Учхоз мәктәбендә республикада беренче тапкыр Е.А.Боратынский исемендәге тарихи-әдәби конференция узды. Конференция "Яратырга өйрәнегез" дигән шигарь астында барды. Конференциядә катнашучылар өчен кызыклы экскурсияләр әзерләнде. Делегатлар Евгений Абрамович Боратынский гаиләсенең тарихы белән таныштылар, Дачное бистәсенең истәлекле урыннарында булдылар, әлбәттә инде, данлыклы "Тегермән урыны" да игътибар үзәгеннән читтә калмады....

20 апрельдә Биектау районы Учхоз мәктәбендә республикада беренче тапкыр Е.А.Боратынский исемендәге тарихи-әдәби конференция узды. Конференция "Яратырга өйрәнегез" дигән шигарь астында барды.
Конференциядә катнашучылар өчен кызыклы экскурсияләр әзерләнде. Делегатлар Евгений Абрамович Боратынский гаиләсенең тарихы белән таныштылар, Дачное бистәсенең истәлекле урыннарында булдылар, әлбәттә инде, данлыклы "Тегермән урыны" да игътибар үзәгеннән читтә калмады. Экскурсияләрне Диана Минҗанова, Илдар Гыйлфанов, Данил Матросов, Родион Малязиннар алып барды.
Конференция Татарстан Республикасы яшьләр симфоник оркестры башкаруында классик музыка белән башланып китте. Сәхнәдән Евгений Боратынский шигырьләре, аның шигырьләренә язылган романслар яңгырады. Тамашачылар тын да алмый Учхоз мәктәбенең тарих укытучысын тыңлады. Укытучы Боратынскийлар гаиләсенең Биектаудагы тормышы турында сөйләде, ә шагыйрьнең Казандагы музее директоры конференциядә катнашучыларны Боратынскийның халык арасында алып барган мәдәни-агарту эшчәнлеге белән таныштырды.
Конференция үзенең эшен секцияләрдә дәвам итте. Анда Әгерҗе, Алексеевский, Яшел Үзәннән килгән иҗат яшьләре үзләренең талантларын күрсәттеләр - романслар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, үзләренең туган якларындагы музейлар белән таныштырдылар, ясаган рәсемнәрен тәкъдим иттеләр. Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломнары тапшырылды. Конференцияне оештыручылар аны Биектау җирлегендә ел саен уздырырга кирәклегенә басым ясадылар. Шуңа күрә делегетлар "Биектау җирендә киләсе очрашуларга кадәр", дип, тагын бер елга саубуллаштылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев