Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектауда район ифтары узды (+ВИДЕО)

Рамазан ае - мөселман календарендә иң изге һәм иң кадерле ай. Ул мөселманнар өчен ураза тоту, физик һәм рухи яктан чистарыну ае, Ләйләт әл-кадр кичәсе булганга һәм бу айда Коръән аятьләре иңә башлаган өчен кадерле. Аллаһы Тәгалә рамазан аенда үзенең рәхмәт ишекләрен ача. Бу айда һәрбер мөселман игелекле гамәлләр кылырга...

Рамазан ае - мөселман календарендә иң изге һәм иң кадерле ай. Ул мөселманнар өчен ураза тоту, физик һәм рухи яктан чистарыну ае, Ләйләт әл-кадр кичәсе булганга һәм бу айда Коръән аятьләре иңә башлаган өчен кадерле.
Аллаһы Тәгалә рамазан аенда үзенең рәхмәт ишекләрен ача. Бу айда һәрбер мөселман игелекле гамәлләр кылырга тиеш, чөнки кечкенә генә изге гамәл өчен дә бик зур әҗерләр бирә. Шуңа күрә, бу айда мөселманнар күбрәк изгелек кылып калырга тырыша. Ифтар да бер изгелек булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Әгәр дә берәү рамазан аенда дин кардәшен ифтар мәҗлесенә чакырса, ул шушы кардәшенең савабын үзенә алачак. Ләкин шул ук вакытта дин кардәшенең дә савабы кимемәячәк", - дигән. Никадәр күбрәк кешене чакырсаң, шулкадәр кешенең савабын үзеңә алачаксың, дигән сүз. Шундый әҗерләр, фазыйләтләр бар әлеге хикмәтле айда.
иектау районында да изге айда ифтар мәҗлесләре үткәрү матур гадәткә әйләнде.
Күптән түгел Биектау районы мөселманнары район ифтар мәҗлесенә җыйналды. Ифтар район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин башлангычы белән оештырылды. Анда 500 дән артык мөселман килгән иде. Быел ул "Биектау" спорт комплексында узды. Ифтарның мондый киң дәрәҗәдә узуы районда мөселманнарның артуына ишарәли.
Районның ифтар мәҗлесендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Ул иң элек Калинино авылында салына торган мәчет һәм мәдрәсә төзелеше белән танышты, ифтар мәҗлесенә килгән мөселманнар белән аралашты һәм мөселманнарга вәгазь сөйләде.
"Билгеле булганча, Рамазан аенда ураза тоту кыен түгел. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә болай диелә: Рамазан аенда оҗмах ишекләре ачылыр, тәмугъ ишекләре ябылыр, бу айда шайтаннар да богауда булыр. Шуңа күрә ураза тоту бик җиңел", - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да мөселманнарны изге ай белән тәбрик итте, ифтар мәҗлесенә килгән һәр кешегә олы рәхмәтен җиткерде.
"Мин районыбызның барлык мөселманнарын изге ай - Рамазан ае белән тәбрик итәм. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын. Барчагызга да сәламәтлек, иминлек телим. Киләсе елларда да шундый матур айларны бергәләп каршыларга язсын", - диде Рөстәм Галиуллович.
Мәҗлестә Изге Коръәннән сурәләр укылды, динебезнең матурлыгын, гүзәллеген күрсәтә торган вәгазьләр сөйләнде. Соңыннан мөселманнар күмәк намазга бастылар. Намаз тәмамланганнан соң авыз ачтылар. Хәләл ризыклардан гына мул итеп өстәл табыннары әзерләнгән иде.
Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә кешеләргә зур мөмкинлекләр бирә. Динебезнең әхлагын җиткерергә дә күркәм мөмкинлек тудырыла. Ифтар мәҗлесләре моны тиешенчә эшләргә ярдәм итә дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев