Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районының Дөбьяз участок хастаханәсе базасында чираттагы тапкыр Донор көне узды

Биектау районының Дөбьяз участок хастаханәсе базасында чираттагы тапкыр Донор көне узды. Кан бирергә теләүчеләр, ә алар шактый җыелган, ярдәмгә мохтаҗларга аз гына булса да сәламәтлек бүләк итү өчен, иртәдән үк килеп җиткәннәр иде. Табибтан кан тапшырырга рөхсәт алу өчен әле башта анкета тутырырга, үлчәнергә, үзеңне ничек хис итүең турында дөресен...

Биектау районының Дөбьяз участок хастаханәсе базасында чираттагы тапкыр Донор көне узды. Кан бирергә теләүчеләр, ә алар шактый җыелган, ярдәмгә мохтаҗларга аз гына булса да сәламәтлек бүләк итү өчен, иртәдән үк килеп җиткәннәр иде.
Табибтан кан тапшырырга рөхсәт алу өчен әле башта анкета тутырырга, үлчәнергә, үзеңне ничек хис итүең турында дөресен сөйләп бирергә, кан басымын үлчәргә, анализлар тапшырырга кирәк булды. Илшат Яббаров әлеге кагыйдәләрнең барысын да яттан белә. Чөнки ул елына берничә тапкыр кан бирә:
- Миңа аннан ни зыян? Ә кемгәдер файдасы тияр. Юл фаҗигаларына теләсә кемнең дә дучар булуы ихтимал. Шул чакта канның бик тә кирәге чыгар, - дип уртаклашты үзенең фикере белән донор Илшат Яббаров.
Ә кемнеңдер әле канны беренче тапкыр тапшыруы. Аларга игътибар аеруча зур. Куркытмаска һәм моның изге, шул ук вакытта сәламәтлек өчен дә файдалы гамәл булуын аңлатырга.
- Донорлар канны һәрвакытта да чын күңелдән, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек хисе белән бирәләр. Аларның күңелләре күтәренке, хисләре якты була. Мондый күркәм гадәт донорларга уңай йогынты ясый, - дип билгеләп үтте Республика кан үзәге табиб-трансфузиологы Андрей Федотов.
Донор буларак килгән һәр кешегә отпуск ялына 2 көн өстәлү турындагы белешмә һәм акча бирелде. Әмма болары - иң соңыннан. Иң беренче нәүбәттә исә яшәүне дәвам иттерү өчен гаять мөһим чыганакка мохтаҗларга ярдәм итү теләге булды.
- Юлларда күпме аварияләр була. Хәтта үзебез белән дә нәрсә буласын белмисең. Берәү дә "мин беркайчан да бәхетсез очракка юлыкмаячакмын" дип әйтә алмый, - диде донор Татьяна Яшина.
- Минем кан кемгәдер файда китерер. Кемнәрдер авырудан җәфалана, кемнәргәдер кан салырга кирәк, - дип ышанып әйтә донор Азат Яруллин.
Бу юлы 50дән артык биектаулы кан тапшырды. Әмма килүчеләрнең барысы да гражданлык батырлыгын эшли алмадылар. Сәламәтлек торышына карап, 10лап кеше үз теләген үти алмады. Кан тапшырырга рөхсәт бирелмәүнең сәбәбе - гемоглобинның түбән булуы, гәүдә авырлыгының 50 килограммга тулмавы, гипертония, хроник авырулар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев