Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районындагы “Яшь парашютчы” республика хәрби-патриотик лагере беренче төркемне кабул итте

Биектау районында ДОСААФ үзәк аэроклубының "Яшь парашютчы" республика хәрби-патриотик лагере эшли. Беренче төркемдә Биектау һәм Лаеш районы хәрби-патриотик клуб әгъзалары һәм яшь армиячеләре катнаша. Биредә балалар өчен актив ял оештырылган. Чаралар барысы да кызык һәм мавыктыргыч уза. Лагерьда алар парашюттан сикерү, җиңел автомобиль йөртү серләренә өйрәнәләр, кул сугышы кагыйдәләренә төшенәләр,...

Биектау районында ДОСААФ үзәк аэроклубының "Яшь парашютчы" республика хәрби-патриотик лагере эшли. Беренче төркемдә Биектау һәм Лаеш районы хәрби-патриотик клуб әгъзалары һәм яшь армиячеләре катнаша.
Биредә балалар өчен актив ял оештырылган. Чаралар барысы да кызык һәм мавыктыргыч уза. Лагерьда алар парашюттан сикерү, җиңел автомобиль йөртү серләренә өйрәнәләр, кул сугышы кагыйдәләренә төшенәләр, хәрби хезмәткә әзерләнәләр. Медицина өлкәсенә кагылган темаларны да читләтеп үтмиләр. Туризм техникасы, янгын сүндеру күнекмәләрен өйрәнү дә балалар ялының көн тәртибенә кертелгән.
Лагерьда шөгыльләнүчеләр өчен кызыклы һәм файдалы очрашулар уздырыла. Күптән түгел балалар янында кунакта Казан шәһәре десантчылар Берлеге әгъзалары булып китте. Республика "Яшь армиячеләр" хәрби-патриотик хәрәкәте башлыгы генерал Александр Бородин белән очрашу да балалар өчен бик файдалы узды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев