Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында үзенең торак шартларын яхшырту максатыннан, ялган рәвештә эшкә урнашу факты ачыкланды

Хәзерге вакытта яшь гаиләләргә һәм яшь белгечләргә ярдәм итү буенча дәүләт программалары актив рәвештә тормышка ашырыла. Шундыйларның берсе - 2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" максатлы Федераль программасы. Аның ярдәмендә торак төзү яки алу өчен акчаны түләүсез алып, торак шартларын яхшыртырга мөмкин. Әлеге Программада катнашу...

Хәзерге вакытта яшь гаиләләргә һәм яшь белгечләргә ярдәм итү буенча дәүләт программалары актив рәвештә тормышка ашырыла. Шундыйларның берсе - 2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" максатлы Федераль программасы. Аның ярдәмендә торак төзү яки алу өчен акчаны түләүсез алып, торак шартларын яхшыртырга мөмкин.
Әлеге Программада катнашу өчен агросәнәгать комплексында яки авыл җирендә социаль тармакта эшләргә кирәк. Социаль түләүне алганнан соң гариза белән мөрәҗәгать итүче (заявитель) башкара торган вазифасында кимендә 5 ел эшләргә тиеш.
Программа буенча исәпкә куелу өчен документлар тупланмасы район Башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү секторына тапшырыла һәм сектор белгечләре китерелгән мәгълүматларның дөреслеккә туры килүен тикшерәләр. Шуннан соң бу мәсьәлә районның иҗтимагый торак комиссиясенең раславына чыгарыла. Документларны тикшергәндә кайбер очракларда торак шартларын белә торып начарайтып күрсәтү яки китерелгән мәгълүматларның чынбарлыкка туры килмәве ачыклана.
2010 нчы елның 26 нчы апрелендә Биектау муниципаль районының торакны исәпкә алу һәм бүлү секторына алда әйтелгән Программа буенча исәпкә куюны сорап язылган гариза килә. Агросәнәгать комплексы хезмәткәре булган А. исәпкә куелу өчен кирәкле барлык документларны китерә һәм субсидияне йорт салу өчен файдаланырга планлаштыра.
2016 нчы елда торакны исәпкә алу һәм бүлү секторы торак шартларын яхшырту исәбендә торучы гражданнарны планда күздә тотылганча яңадан теркәп чыга. Документларны барлаганда торакны исәпкә алу һәм бүлү секторы белгечендә гариза белән мөрәҗәгать итүче А.ның эшкә урнашуы турындагы документлары шик тудыра.
2017 нче елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлегенә Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручыдан гариза белән мөрәҗәгать иткән А.га карата тикшерү уздыруны сорап язган гариза килә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору группасы хезмәткәрләре уздырган тикшерү барышында түбәндәгеләр ачыклана.
Хезмәт кенәгәләрендәге язмалар Россия Пенсия фонды күчермәсенә (выписка) туры килми, сораштыру уздырылган предприятие хезмәткәрләре А.ның хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнүен расламыйлар. Соңгы эш урыны буенча агросәнәгать предприятиесе директоры сораштырылды. Ул 2012 нче елда үзенә теләсә кайсы вазифага эшкә кабул итүен сорап бер кыз мөрәҗәгать итүе турында әйтте. Кызның әйтүенчә, аңа авыл хуҗалыгы оешмасында стаж булуы кирәк, янәсе ул авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый һәм диплом яза. Директор ризалаша һәм аны җыештыручы итеп кабул итә. Күпмедер вакыт узганнан соң кыз килеп, үзен сыер савучы яки бозау караучы итеп күчерүләрен үтенә. Чынлыкта исә А. бозау караучы булып эшләми, ә аның исеменә язылган хезмәт хакын чынбарлыкта әлеге вазифаларны башкарган кешеләр ала.
Гариза белән мөрәҗәгать итүче А. үзе чама белән 2007 елдан 2010 елга кадәр чәчтараш булып эшләвен аңлата. Клиентларының берсеннән Биектау районында авыл җирендә эшләүче яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту программасының гамәлдә булуы турында ишетә. Шуннан соң ул торакны исәпкә алу һәм бүлү секторына мөрәҗәгать итә, исәпкә куелу өчен кирәкле документлар исемлеген ала һәм ялган рәвештә эшкә урнашу планын кора. Шулай итеп, гариза белән мөрәҗәгать иткән А. 2017 нче елда 918 540 сум тәшкил итүче субсидияне алырга ниятли.
Үзенең хезмәт вазифаларын игътибар белән башкаруы һәм коррупциягә каршы сәясәт законнарын җиренә җиткереп үтәве бәрабәренә Башкарма комитет хезмәткәре үз вакытында җитәкчеләргә хәбәр итә, коррупция фактын булдырмый кала һәм субсидияне Программаның лаеклы катнашучысына алу мөмкинлеге тудыра.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев