Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш утырышы уздырылды

Ул Санкт-Петербург метросында булган фаҗигагә багышланды. Киңәшмәдә район предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре, авыл җирлекләре җитәкчеләре катнашты. Район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин барлык җитәкчеләргә дә су белән тәэмин итә торган объектларны террордан саклау, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә, мәктәпләрдә, башка уку йортларында, мәдәният йортларында, мәчет һәм чиркәүләрдә терроризмга каршы көрәш чараларын көчәйтү мәсьәләләренә,...

Ул Санкт-Петербург метросында булган фаҗигагә багышланды.
Киңәшмәдә район предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре, авыл җирлекләре җитәкчеләре катнашты. Район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин барлык җитәкчеләргә дә су белән тәэмин итә торган объектларны террордан саклау, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә, мәктәпләрдә, башка уку йортларында, мәдәният йортларында, мәчет һәм чиркәүләрдә терроризмга каршы көрәш чараларын көчәйтү мәсьәләләренә, террористик гамәлләр булырга мөмкин булган объектларны һәм кешеләр күп була торган урыннарны террорчылыктан саклауны камилләштерү турындагы мәсьәләгә тукталды. Район башлыгы югарыда санап үтелгән объектларның барысын да катгый күзәтү астына алырга боерды. Авыл җирлекләре башлыкларына читтән күчеп килгән кешеләргә игътибарны аеруча арттырырга кушты. Биектау районы эчке эшләр бүлеге башлыгы Рөстәм Минҗановка халык арасында аңлату эшләре алып барырга чакырды. Шик тудыра торган әйберләргә тап булганда, кичекмәстән, 112 номерына хәбәр итәргә кирәклеген ассызыклады. Утырышта халык дружиналарына да һәръяклап ярдәм итәргә кирәклеге турында әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев