Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында Сабантуй бәйрәмен уздырырга әзерләнәләр

Сабан туе - хезмәт туе Биектау районының авыл җирлекләрендә 1 нче июльдә татар халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе - Сабан туе узачак. Аны һәрвакытта да бөтен авыл, бөтен кеше әзерләнеп көтеп ала. Бәйрәмнең элек-электән килгән матур йоласы - кыңгыраулы атлар җигеп, җырлап-биеп Сабантуй бүләкләре җыю гадәте дә бар. Язгы кыр...

Сабан туе - хезмәт туе
Биектау районының авыл җирлекләрендә 1 нче июльдә татар халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе - Сабан туе узачак. Аны һәрвакытта да бөтен авыл, бөтен кеше әзерләнеп көтеп ала. Бәйрәмнең элек-электән килгән матур йоласы - кыңгыраулы атлар җигеп, җырлап-биеп Сабантуй бүләкләре җыю гадәте дә бар.
Язгы кыр эшләре артта калды, димәк, сабан бәйрәмен билгеләп үтәр вакыт та җитте дигән сүз. Сабантуйга бүләкләр җыю - игътибар үзәгендә. Гармуннар моңы, җырлар, җигүле атлар, бала-чаганың шау-гөр килеп куанышуы - барысы да тиешле тәртиптә бара, моннан йөз еллап элек ничек булса - шулай. Җырлый-җырлый бер йорттан икенчесенә күчәләр, ә җырларның һәр сүзе тынычлык һәм иминлек теләүгә багышланган.
Гамбәрбикә Хәмидуллина - Ямаширмә авылында туып-үскән кеше. Бүләген алдан ук әзерләп куйган, җыючылар килгәнне капка төбенә чыгып көтеп тора иде. Кечкенә чагында ат арбасы артыннан йөгергәнен һәм хуҗалар конфет бирсәләр, бик сөенгәнен хәтерли.
- Элеккеге заман белән хәзергесен чагыштырырлык та түгел. Шулкадәрле әйбәт итеп, тынычлыкта, татулыкта, муллыкта яшибез. Тик менә, ни кызганыч, картаеп кына киттек, - диде Гамбәрбикә Хәмидуллина.
Авыл кешеләре бүләкләргә саранланып тормаганнар. Ә бу исә бәйрәмдә актив катнашучылар лаеклы бүләксез калмаячак дигән сүз.
Тагын шунысын өстисе килә, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, теле сакланганда, мәдәни мирасыбыз буыннан буынга тапшырылганда бәйрәм буыннар арасында рухи бәйләнеш булдыручы чыганак, рухи хәзинә булып торачак.
Барыгыз да Сабан туена - "Сәламәтлек-2017" бәйрәменә!
"Сәламәтлек-2017" - район Сабан туеның төп максатлары - халык яратып катнаша торган уеннарны һәм бәйгеләрне популярлаштыру, авыл җирлекләре һәм район спортчылары арасында иң көчле командаларны ачыклау, шулай ук спорт төрләре буенча районның җыелма командаларын туплау. Әлеге бәйрәм 1 нче июльдә районның авыл җирлекләрендә, ә 22 нче июньдә "Казан арты" паркында (яңа "Биектау" стадионы) узачак.
Район бәйрәмен 10:00дә халыкчан спорт уеннары һәм бәйгеләре: "Абсолют батыр-2017" исемен яулау өчен милли татар-башкорт көрәше, ат чабышлары, волейбол, мас-рестлинг, гер күтәрү, аркан тартышу, шахмат һәм шашка уены, армрестлинг. Шәхси-команда ярышларында авыл җирлекләренең җыелма командалары катнашачак. Командалар һәм катнашучыларны теркәү 9:00дә башлана.
11:00 дә кунакларны кече мәйданнарда бәйрәм программасы көтә. Ә 12:00дә Биектау районының һәм Татарстан Республикасының танылган артистлары катнашында концерт булачак.
Сабантуйда гадәтләнелгән халык уеннары: ат чабышы, баганага менү, чүлмәк вату, әйберләр кисеп алу, йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерү, шикәр комы салынган капчыкны күтәреп йөгерү, капчык киеп йөгерү, чиләкләр белән йөгерү, авыш баганадан йөрү, бүрәнәдә капчык белән бәргәләшү, катыктан тәңкә эзләү, утын кисү, дүрт аяклы чаңгылар, кадак кагу, бүрәнәдән йөгерү, зур итекләр киеп йөгерү, таяк тартышу, күңелле су ташу, чиләккә бәрәңге җыю да уздырылачак.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле призлы урыннарны яулаган командалар һәм катнашучыларны "Биектау" логотибы төшерелгән бейсболкалар һәм футболкалар, тиешле дәрәҗәдәге дипломнар, шулай ук акчалата премияләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләү булачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев