Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры фестиваленең йомгаклау чаралары узды (+ФОТО)

Бүген, 13 май көнне Биектау районының Шәпше авылында «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры республика фестиваленең йомгаклау чаралары оештырылды. Фестивальдә быел 52 фольклор коллективы һәм республиканың 21 районыннан, шулай ук Казаннан солистлар чыгыш ясады. Барлыгы 400ләп кеше катнашты. «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры фестивале бые 8 чне мәртәбә оештырылды....

Бүген, 13 май көнне Биектау районының Шәпше авылында «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры республика фестиваленең йомгаклау чаралары оештырылды. Фестивальдә быел 52 фольклор коллективы һәм республиканың 21 районыннан, шулай ук Казаннан солистлар чыгыш ясады. Барлыгы 400ләп кеше катнашты.
«Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры фестивале бые 8 чне мәртәбә оештырылды. Проектның максаты - татарның гореф-гадәтләрен барлау, аларны саклау һәм яшь буынга тапшыру, төрле төбәкләрдә иҗат итүче башкаручыларны бергә туплау, аларга методик ярдәм күрсәтү.
Фестиваль-бәйге 7 номинациядә узды: халык җыры, инструменталь музыка, гөсләдә уйнау, фольклор-этнографик күренеш, халык биюе, лиро-эпик әсәр, борынгы чор фольклоры реконструкциясе.
Чараны оештыручылар ТР Мәдәният министрлыгы һәм Биектау районы Башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев