Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы үзәк хастаханәсенең йомгаклау медицина советы булды (+ФОТО)

Бүген Биектауның үзәк мәдәният йортында Биектау район үзәк хастаханәсенең йомгаклау медицина советы булды. Чарада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева һәм Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары ринат Сабирҗановлар катнашты. Район сәламәтлек саклау оешмасы баш табибы Рамил Зыятдинов Биектау районы үзәк хастаханәсенең узган 2016 елдагы эшчәнлеге һәм 2017...

Бүген Биектауның үзәк мәдәният йортында Биектау район үзәк хастаханәсенең йомгаклау медицина советы булды.

Чарада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева һәм Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары ринат Сабирҗановлар катнашты.

Район сәламәтлек саклау оешмасы баш табибы Рамил Зыятдинов Биектау районы үзәк хастаханәсенең узган 2016 елдагы эшчәнлеге һәм 2017 нче елга планнар турында сөйләде. Ул хастаханәдә яхшы медицина ярдәме күрсәтү буенча чаралар уздырылуын ассызыклап үтте.
Исегезгә төшерәбез, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы төзегән сәламәтлек саклау оешмалары рейтингында Биектау үзәк район хастаханәсе 26 нчы урында бара. Әлеге күрсәткеч өч ай элек булган күрсәткечтән 6 урынга югарырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев